Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәрби хезмәт кыюларны ярата

Сугыш елларында җиңү хакына Ватаныбыз сагында торучыларның күпмесе һәлак булды, гомерлеккә гарип калды.

Шуңа күрә 23 февраль һәркем өчен кадерле бәйрәм - әлеге сүзләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан курку белмәс, батыр ир-атларыбыз, тыл батырлары хөрмәтенә алар эшләгән предприятие-оешмаларда уздырылган бәйрәм кичәләрендә яңгырады. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә оештырылган өч буын очрашуында да билгеләп үтелде ул.
- 23 февраль - ул батырлык бәйрәме. Бу сүз белән миллионлаган кеше тәрбияләнде. Башта Россияне, аннан Советлар Союзын илбасарлардан якладылар, сугыштан соңгы елларда хәрбиләргә интернациональ бурычны үтәргә туры килде. Бүген дә Ватанны саклау дәвам итә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә һәрвакыт алгы сызыкта, - диде ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов бигрәк тә ветераннарга рәхмәт сүзләрен ирештереп.
Аның белән килешми мөмкин түгел, Ватанны саклаучы сүзе үз эченә күпме кырыс сынауны, батырлыкны сыйдырган. Тарихка әфган, чечен сугышлары да канкойгыч сугыш буларак кереп калды.
Армия - чыныгу мәктәбе. Физик яктан әзерлекле булганнарга хәрби хезмәт җиңел бирелә. ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча бүлеге начальнигы, полковник Ришат Сабиров егетләргә армия хезмәтенә кече яшьтән үк әзерләнә башларга киңәш итте. Хәрби хезмәттә булганнар беркайда да югалмый, тормышта үз урыннарын таба. Эчке эшләр органнарына эшкә килүчеләр дә байтак. Алар арасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар да күзәтелә. Мисал өчен, хәзер инде ветеран булган Рәүф Нәҗметдинов 1970 нче елларда Мисыр белән Израиль арасындагы сугышта катнашкан. Соңыннан якташыбыз "Сугыштагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнә. Армиядән соң ул эчке эшләр идарәсенә эшкә килә һәм моңа бер дә үкенми.
Өч буын - ветераннар, бүген сафта булганнар һәм яшьләр. Аларның һәрберсенең сөйләр сүзләре, җиткерер теләкләре бар. 18 нче мәктәпнең полиция сыйныфында белем алучы үсмерләр әлегә абый-апаларының батырлыкларына соклануын җиткерә, аларга лаеклы алмаш булачагына ышандыра. Вакыт тиз уза, күпмедер елдан соң бәлки алар да шушы залда утырыр һәм котлаулар кабул итәр, хәрби хезмәттәге хатирәләре белән уртаклашыр, үзләре хөрмәтенә яңгыраган җырларны тыңлар.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250