Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәерле юллар !

Кичә тантаналы шартларда шәһәрне әйләнеп узу юлының транспорт хәрәкәте өчен берәр полосасы ачылды. Әлеге вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Премьер-министр И.Ш.Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ф.Ф.Комаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Р.Сафин, экология һәм табигать ресурслары министры А.Г.Сидоров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары...

Кичә тантаналы шартларда шәһәрне әйләнеп узу юлының транспорт хәрәкәте өчен берәр полосасы ачылды. Әлеге вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Премьер-министр И.Ш.Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ф.Ф.Комаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Р.Сафин, экология һәм табигать ресурслары министры А.Г.Сидоров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Ф.Л.Щелков һәм башкалар катнашты.
Шәһәрдә һәм районда транспорт чаралары саны елдан-ел арта бара. Бүген теркәлгән транспорт чарасы 63 меңнән артык берәмлек тәшкил итә. Бу 1 мең кешегә 328 берәмлек туры килә дигән сүз. Әлбәттә, моңа шатланырга гына кирәк. Әмма транспорт агымының күплеге проблемалар да китереп чыгара. Болар - янган ягулыктан һавага чыгарылучы зарарлы матдәләр, юл өслегенең тиз тузуы, урамнардагы транспорт йөкләнеше, "бөке"ләр һәм башкалар. Өстәвенә Әлмәт аша Оренбург якларына илтүче федераль трасса уза. Калабыз аша тәүлегенә күпме тран- спорт үтүен күз алдына китерү авыр түгел. Район җитәкчелеге әлеге мәсь-әләне шәһәрне әйләнеп узу юлы төзү белән хәл итәргә мөмкинлеген аңлап, бу эшкә җитди кереште.
2000 елдан районда "Әлмәт шәһәрен әйләнеп узу юлы. V чират" объекты төзелеше алып барыла башлады. Аның озынлыгы Миңлебай боҗрасыннан Иске Шөгер юлына кадәр сузылган һәм ул 5,8 километр тәшкил итә. Биредә шулай ук Әлмәт - Иске Шөгер автоюлы киселешендә боҗралы транспорт төенен төзү дә каралган иде. Төзелешнең подрядчысы итеп "СМП-Нефтегаз" ААҖ билгеләнгән. Ә заказчысы - "Главтатдортранс" ГКУ. Шунысын да искә төшереп узасы килә, әлеге проектны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 2008, 2010-2011 елларда барлыгы 413 миллион сумнан, гомумән алганда, ун ел эчендә 500 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ә 2007 һәм 2009 елларда финанс чаралары белән тәэмин ителмәү сәбәпле, төзелеш алып бару вакыты кичектерелә. Муниципаль район җитәкчелегенең республика, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкче- ләренә, заказчыга Әлмәттә шәһәрне әйләнеп узу юлының мөһимлеген аңлатып, әледән-әле мөрәҗәгать итеп торуы эзсез узмый: төзелеш тулысынча тәмамланганчыга кадәр берәр полоса юл хәрәкәте ачу турындагы карарга киленә.
Подряд оешмасына юл төзелешеннән тыш су агу өчен корылмаларны ясау буенча да зур күләмле эш башкарырга туры килә. "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчәләре - "Әлмәтнефть", УПТЖ ППД, "Татнефтегазпереработка", "ТатАИСнефть" идарәләре тарафыннан да коммуникацияләрне алыштыру һәм күчерүдә күләмле хезмәт куела. "Таттелеком" җәмгыятенең дә элемтә кабельләрен үз хисапларына күчерүен билгеләп үтәргә кирәк. Кыскасы, уртак тырышлыкның нәтиҗәләре шатландырырлык - шәһәребез аша үтә торган йөзәрләгән автотранспорт хәзер урамнарыбызга кереп тормаячак, әйләнгеч юл аша гына туп-туры элдерәчәк.
Р.Ф.Әбүбакиров юл ачу тантанасында бу көннең күптән хыялда йөртелүен ассызыклады. "Шәһәр аша узучы меңәрләгән транзит автотранспорт экологиягә күпме зыян китерә иде. Шуңа күрә калабызны әйләнеп узу юлына мохтаҗлык зур булды. Республика җитәкчелегенә, нефтьчеләргә бик зур рәхмәт. "Татнефть" ААҖ төрле коммуникацияләрне күчерү өчен 60 миллион сумлап акча тотты. Ә "СМП-Нефтегаз" ААҖ бюджеттан акча бирелмәгән чорда да юл төзелешен дәвам итте. Юлның икенче өлеше дә төзеләчәк", - диде ул.
Премьер-министр И.Ш.Халиков республикада социаль объектларның, торак йортларның, спорт корылмаларының күп төзелүен, ә юллар төзелешенең аерым урын алып торуын билгеләп үтте. "Әлмәт Россиядә автомобильләр белән тәэмин ителеш буенча иң яхшылардан санала", - дип искәртте ул. Илдар Шәүкәтович та төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Ф.Ф.Комаровка аерым җылы сүзләр әйтелде. Аның: "Юл салу асфальт җәю генә түгел, ул үз эченә күләмле төрле хезмәтне ала", - дигән сүзләре белән һәркем килешәдер. Һәр объект төзелешенә ярдәм иткән, үз өлешен керткән "Татнефть" компаниясенә, шәхсән аның генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдинов адресына да Премьер-министр рәхмәтен юллады, әйләнеп узу юлында фидакарьлек күрсәткәннәргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. "СМП-Нефтегаз"лылар арасында Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнүчеләр булды.
Менә тасма да киселде. Юлдан беренче машиналар китте. Хәерле юллар булсын барысына да!
И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса