Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәерле сәгатьтә!

18 июльдә районда рәсми рәвештә урак өсте башланды. Аңа бу көнне Камы-Исмәгыйль авыл җирлегендә уздырылган комбайннар парадында старт бирелде.

Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, янгын службасы, полиция бүлеге хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Районда уракка төшәр алдыннан комбайннар парады үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Әлеге җирлекнең "Чагылтау" ҖЧҖ комбайннарыннан тыш якын-тирәдәге "Зәй", "Чулпан", "Васильевка" хуҗалыкларының техникалары да карауга куелган иде. "Чагылтау" хуҗалыгы җитәкчесе Гомәр Нәбиев урып-җыюга тулысы белән әзер булуларын әйтте. Җәмгыятьнең ике "Нива" комбайны бар. Хуҗалыкта бөртеклеләр 640 гектар мәйданда игелә. Җитәкче урак өстен үз көчләре белән 20-25 көндә тәмамларга планлаштыруларын билгеләп үтте. Моның өчен бүген барлык мөмкинлекләр дә бар: техника, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә. "Уңыш әйбәт күренә, гектарыннан 25-30 центнер тирәсе чыгар дип өметләнәбез. Без көзге чәчүгә дә әзер. Пар җирләре эшкәртелгән", - дип таныштырды килгән кунакларны "Чагылтау" хуҗасы.

Комбайннарның икесендә контроль суктыру уздырылды. Әлегә аларның кайбер механизмнарын бераз көйлисе бар. Комбайннар буенча үткәндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары, механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Гарифуллин хуҗалык җитәкчеләренә киңәшләрен бирде. Мисал өчен, уракка төшкән комбайннар техника, эретеп ябыштыру агрегаты белән комплектланырга тиеш. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы чараларын да алдан ук хәстәрләү зарур. Янгыннардан саклану максатыннан юл буйларын, урман кырыйларын сукалау өчен бер агрегатны сука белән тәэмин итәргә кирәклеге әйтелде.

Быел районга 3 яңа комбайн сатып алынган. Киңәшмәдә катнашучылар аларны бик кызыксынып карады. Бу комбайннар механикалаштырылган отрядка тапшырылган. Әйтергә кирәк, мехотрядның 10 комбайны да уракка әзер, комбайнерлар белән тәэмин ителгән. Зөфәр Сәгыйдуллович ягулык салуны үзәкләштерелгән тәртиптә башкаруны оештыру хакында уйлауларын да җиткерде.

Гостехнадзор инспекциясе начальнигы Олег Спиридонов урып-җыюда катнашачак комбайннарның барысының да техник күзәтү узарга тиешлеген бәян итте. Районда 112 комбайн теркәлгән һәм аларга тагын өчәү өстәлде. Техник күзәтү вакытында биредә эшләячәк кешеләрнең таныклыклары да тикшерелә. Җитәкчеләргә кадрлар кытлыгына сылтап, таныклыгы булмаганнарны эшкә җәлеп итмәскә күрсәтмә бирелде. Олег Николаевич ассызыклаганча, "Союз-Агро", "Чагылтау", "Васильевка", Токарликов исемендәге җәмгыятьләр техник күзәтүне график буенча уздырганнар. Калганнар җитешсезлекләрне урак өстенә кадәр бетерергә ышандырган.

Пленар өлештә Акташ ашлык кабул итү пункты бәяләре, хезмәткә түләү һәм башкалар турында сүз барды, төрле мәсьәләләр күтәрелде, сорауларга җавап бирелде. Һәрбер авылда диярлек эшсезләр күзәтелә. Урак өсте чорында аларны да ындыр табакларына эшкә тартырга кирәклеге ассызыкланды. Читтән чакырылган комбайнчыларга яшәү өчен шартлар тудыру зарурлыгы да билгеләп үтелде.

Оператив служба вәкилләре урып-җыю чорында комбайннарда янгын чыга калса, штраф санкцияләре кулланылачагын җиткерделәр. Полиция тарафыннан "Уңыш" операциясе уздырыла.

Район башлыгы Мәҗит Салихов игеннәрне югалтмыйча һәм тиз срокларда җыеп алу бурычын куйды, муниципалитетта штаб төзелүен, аңа үзенең җитәкчелек итүен, урак өсте барышын контрольдә тотачагын хәбәр итте.

- Быел авыл хуҗалыгы өчен һава торышы әйбәт булды. Игеннәр матур күренә. Без урак өстен август аенда тәмамларга тиешбез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта узган киңәшмәдә әнә шундый бурыч куйды", - диде ул. Районда бөртеклеләр 45,5 мең гектар мәйдан тәшкил итә. Шуларның 36,5 мең гектары сабан, 8 меңнән артыгы уҗым культуралары. Мәҗит Хаҗипович ел саен авыл хезмәтчәннәренә ярдәм кулы сузган, техника алуда, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә булышлык күрсәткән нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде.

- Кәеф әйбәт. Бүген комбайннарны карадык, алар әлегә борчылырга җирлек тудырмый. Әгәр техникалар ватылып азапламаса, уңышны 25-30 көн эчендә җыеп алырбыз дип уйлыйм. Урып-җыюда катнашучыларга бу чорда ярдәм кулы сузарга кирәк. Пенсия яшендәге апа-абыйларны, укучыларны ындыр табагына эшкә чакырабыз. Күмәк эшләгәндә генә күркәм күрсәткечләргә ирешеп була. Әле киләсе ел уңышына да нигез салырга кирәк. Авыл хуҗалыгында эш гөрли. Агитбригада оештырып, эш барган урыннарда концерт күрсәтеп, хезмәтчәннәрне ял иттереп алырга да уйлыйбыз. Хәерле сәгатьтә! - диде район башлыгы.

Без дә район хуҗалыкларына хәерле урак өсте, яхшы уңыш һәм, әлбәттә инде, кулай һава торышы телибез. Чөнки өстәлләребезнең ипи-сөттән өзелмәве алар хезмәтенә бәйле.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250