Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хаталар кабатланмасын

Мәгълүм булганча, республикада торак-коммуналь хезмәтләргә нигезсез түләүләрне исәпләүне булдырмау буенча штаб төзелде.

Аңа ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин җитәкчелек итә. Министрлык арттырып исәпләү очраклары буенча тикшерү уздырган. Мондый очраклар байтак муниципаль районда күзәтелгән, барлыгы 1859 йортта ачыкланган.
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелгәндә гражданнарны хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләр белән тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф.Моратов муниципаль район башлыкларына гыйнвар ае азагына кадәр һәр очрак буенча чаралар күрү кирәклегенә күрсәтте.
Әлмәттә беренчеләрдән булып чаралар күрелә башлады. Без бу хакта газетабызда язып чыккан идек. Якшәмбе көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы - район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов рәислегендә комиссия калабыздагы төрле микрорайоннардагы дүрт йортта булды, биредә яшәүчеләр белән сөйләште, счетчикларның ничек эшләвен карады. Азактан 20 эшче комиссия төзү турындагы карарга киленде. Комиссия составына идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, ЕРРЦ җитәкчеләре кертелгән. Алар 30 гыйнварга кадәр барлык йортларны йөреп чыгарга, яшәүчеләр арасында аңлату эшләре үткәрергә тиешләр.
Мәҗит Хаҗипович идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләренә бүтән мондый хаталар җибәрмәскә, йортларда яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьләрне вакытында карарга һәм күтәрелгән сорауларны чишү өчен кичекмәстән чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады. Ахырдан газета укучыларыбызга башкарма комитетта эшләүче кайнар линия телефонын тагын бер кат искәртеп узабыз: 45-50-09. Мөрәҗәгатьләрне almet.gor.liniya@mail.ru адресы буенча электрон почта аша да юлларга була.
И.Апачаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса