Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салиховның котлавы

Хөрмәтле шәһәрдәшләребез һәм Әлмәт районында яшәүчеләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне ихлас күңелдән дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз!

Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм, әмма аның тарихи тамырлары шактый тирән. Һәм ул безгә, нинди генә телдә сөйләшүебезгә, кайсы гына динне тотуыбызга карамастан, һәркайсыбызның шушы гаять зур илнең бер өлеше булып торуын һәм бары тик берләшкәндә, бердәм булганда гына теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алачагыбызны, теләсә нинди максатларга ирешү мөмкин икәнлеген искәртеп тора.

Кадерле әлмәтлеләр!

Бу якты бәйрәм көнендә сезгә шәһәребез, районыбыз, республикабыз һәм бөтен Россиянең чәчәк атуы, хөрлеге хакына яңадан-яңа казанышлар, барлык изге уй-теләкләрегезне тормышка ашыруда, хыял-максатларыгызга ирешүдә уңышлар телибез! Һәркайсыгызга тазалык-саулык, бәхет-шатлык, иминлек, муллык, мәхәббәт, үзара аңлашып, тыныч-тату гомер кичерүегезне, зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250