Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Халык контроле” эшли

"Халык контроле" гамәлгә кертелгәнгә әле күп вакыт та үтмәде, ләкин ул инде республика буенча дистәләгән мөрәҗәгать, шикаять кабул итәргә һәм күбесенең чишелешен тизләтергә өлгәрде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми порталындагы әлеге бүлек ТР Президенты контролендә тора.

Татарстан халкы биредә төрле өлкәләргә кагылышлы үзләрен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык белдерә ала һәм, иң мөһиме, аларга башка кешеләрнең дә теләктәшлек күрсәтү мөмкинлеге бар. Әлмәтлеләр апрель-июнь аенда барлыгы 50 хәбәр калдырган, аларны яклап, 530 кеше (һәрберсенә 15-31 кеше)тавыш биргән.

"Халык контроле"нең асылы шуннан гыйбарәт, барлык мөрәҗәгатьләр дә тикшерелгәннән соң, порталда бастырыла һәм тиешле министрлыкларга җибәрелә. Башкарылган эш-гамәлләр, күрелгән чаралар турында сайтка мәгълүмат урнаштыру төп шарт булып тора. Шуңа да хәбәрләр игътибарсыз кала алмый, ТР Президенты Указы белән билгеле вакыт эчендә тиешле органнар һәммәсенә җавап калдырырга тиеш. Әлмәт буенча бүгенгә халыктан кергән хәбәрләрнең 8 е башкарылган, 35 е буенча эш алып барыла, 7 се буенча чаралар планлаштырыла. Алар арасында төрле эчтәлектәгеләре бар: җимерек юллар, начар торыштагы балалар мәйданчыклары, яктырту җайланмаларының юклыгы, чүп-чар өемнәренең күплеге, кәрәзле телефон элемтәсенең сыйфатлы булмавы һ.б. - әлмәтлеләр бик актив.

"Халык контроле"нә һәр граждан хәбәр юллый ала. Моның өчен, иң беренче чиратта, ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Аннан соң тиешле категорияне сайлау, картада проблема булган урынны билгеләү, төгәл адресны күрсәтү һәм кыскача гына борчыган мәсьәләнең эчтәлеген язу сорала. Фото беркетү тагы да яхшы, ул проблеманы бер карашта ук ачыкларга мөмкинлек бирә.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250