Гыйнвар аенда Әлмәт районында 118 җинаять кылынган
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге начальнигы Дамир Гарипов хәбәр иткәнчә, гыйнвар аенда шәһәрдә һәм районда 118 җинаять кылынган.
Ул узган елный шушы чорына караганда кимрәк. Аеруча авыр җинаятьләр кими төшкән, аның каравы үтереш очраклары арткан. Аларның барысы да аракы эчеп утыру барышында килеп туган бәхәсләр аркасында килеп чыккан. Җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен 831 беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа