Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Графиктан тайпылыш юк

Хәбәр иткәнебезчә, федераль программа буенча Әлмәт муниципаль районында быел 24 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт алып барыла. Узган атнада район башлыгы М.Х.Салихов ремонт барышы белән үзе урынга барып танышып йөрде.

Район башлыгы Белоглазов урамындагы 135 (биредә ремонтны подряд оешмасы "Капстрой" ҖЧҖ ясый), Белоглазов урамындагы 141 ("9 нчы СМУ" ҖЧҖ), Гафиятуллин урамындагы 19 ("Алмаз Ко" ҖЧҖ), Төзүчеләр проспектындагы 11 ("Альянс Строй К" ҖЧҖ), Совет урамындагы 209 ("9 нчы СМУ" ҖЧҖ), Радищев урамындагы 1 ("Мегастройкомпани" ҖЧҖ), Луговая урамындагы 11 ("Технолюкс" ҖЧҖ), Волгоградская урамындагы 7 ("Стройбизнескомпани" ҖЧҖ) һәм 5 нче ("Изыскатель" ҖЧҖ) йортларда булды. Башта шунысын билгеләп үтәсе килә, әлеге йортларның барысында да подряд оешмалары эшчеләре ремонт эшләре белән мәшгуль иде. Аларның һәрберсенең үзалдына куйган планы бар. Мәсәлән, Гафиятуллин урамындагы 19 нчы йорттагы фасад эшләрен 10 июльгә, ә барлык эшләрне 30 июльгә тәмамлау планлаштырылган. Бүген объектта 12 кеше эшли. "Альянс Строй К" җәмгыяте дә графиктан тайпылмый. Алар 15 августка төгәллибез, диделәр.

Район башлыгы асылмалы линияләргә, подъезд торышына да игътибар итте, капиталь ремонт барган йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләве белән кызыксынды. Аның таләбе - йорт ремонттан соң яңарып калырга тиеш, бернинди асылмалы линияләр булырга тиеш түгел, подъезд эчләрен дә тәртипкә китерү зарур. Торак-эксплуатация участоклары җитәкчеләре подъездларга агымдагы ремонт ясауга йортта эшләр тәмамлангач керешәчәкләрен белдерде.

Район башлыгының йортларны карап йөрүен күреп, аның янына шәһәрдә яшәүчеләр дә гозерләрен җиткерергә ашыкты. Совет урамындагы 209 нчы йортта яшәүче өлкән яшьтәге бер абзый йорт янындагы юлдан йөк машиналарының йөрүенә, каршыдагы Комсомол паркында эт йөртүләренә борчылуын белдерде. Ул шулай ук форсаттан файдаланып, паркны төзекләндергәннәре, биредә балаларга уен мәйданчыклар ясаганнары, гомумән, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәтен дә җиткерде. Луговая һәм Волгоградская урамнарында яшәүчеләрне иң борчыганы - юллар. Чынлап та, ишегалларындагы юллар торышы бик әйбәт түгел биредә. Кешеләр йорт каршындагы газоннарны рәшәткә белән уратып алуда, авария хәлендәге агачларны кисүдә дә ярдәм күрсәтүләрен сорады. Күтәрелгән барлык проблемалар уңаеннан М.Х.Салихов йортларда яшәүчеләрнең күз алдында ук тиешле службаларга күрсәтмәләр бирде, кешеләрнең үзләрен дә сорауларны чишүдә актив катнашырга чакырды. Мондагы юллар торышы хакындагы сорауның республика дәрәҗәсендә дә күтәрелүен һәм федераль, республика максатчан программаларга эләгү өчен эш алып барылуын, башка мөмкинлекләрнең да эзләнүен әйтте.

Азактан журналистларга биргән интервьюсында Мәҗит Хаҗипович капиталь ремонт барышыннан канәгать булуын хәбәр итте. Әлегә билгеләнгән графиктан тайпылыш күзәтелми. Быел "Татнефть" ААҖнең Ленин урамындагы бер йортны ремонтлавын һәм Промышленная урамындагы 2 б йортының фасадын җылытуга бюджеттан өлеш чыгарылуын да бәян итте М.Х.Салихов. Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыруның өстәмә программасына кертелде. Аның нигезендә шәһәрнең 3 торак йортындагы 10 лифт алыштырылачак. Бу максатка 15,3 миллион сум акча бүлеп бирелә. Төп программа буенча ремонт барган 24 торак йортның бишесендә эшләр тәмамлану стадиясендә.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250