Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газга счетчик куйдыру мәҗбүриме?

Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр һәр фатирда, йортта газга да счетчиклар булырга тиеш. Әмма әле Әлмәттә бу эшне сузып йөрүчеләр дә байтак. "Әлмәт таңнары" редакциясенә счетчик кую мәҗбүриме, куймасаң нәрсә була кебек сораулар белән килүчеләр дә бар.

Отышлымы, әллә акча түгүме?

Без аларның сорауларына төгәл җавап бирү максатыннан "Әлмәтгаз" ЭПУына аңлатма бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Җаваптан аңлашылганча, киләсе елның 1 гыйнварына кадәр һәркемдә табигый газның исәбен алучы прибор булырга тиеш. Счетчик куйдыру кемнәргә отышлы икән? Тормыштагы мисаллар аның уңай якларының күплеген раслый. Мәсәлән, Ленин урамындагы 137 нче йортны алып карыйк. Биредә газ колонкасы юк, бары газ плитәсе генә. Минем күршедә генә бер пенсионер апа яши. Аның газ өчен түләве счетчик буенча аена 15-20 сум килеп чыга. Узган айда ул газны 12 сумлык кына тоткан булып чыкты. Әгәр счетчигы булмаса, аңа норматив нигезендә 57 сум 60 тиен (кеше башына) чыгарып салырга туры килер иде. Шушы ук йортта яшәүче икенче бер танышларыбыз Себердә эшли. Әлмәткә ике айга бер генә кайтып йөриләр. Алар да үзләре өчен тоткан кадәр генә түләүнең яхшы булуын әйтәләр. 3 кешедән торган Шәфыйковлар гаиләсе аена норматив буенча 172 сум 80 тиен түли. Аларның ике балалы күршеләре счетчикка карап - 87-95 сум. Ел дәвамында сизелерлек экономия күренә. Өстәвенә газга бәяләр арткан саен нормативы да артып тора. Тарифлар белән бергә ярты ел саен коэффициент та 10 процентка үсәчәк. Бу счетчикларсызның кесәсенә турыдан-туры сугачак. Менә шуннан һәркем үзенә счетчик урнаштыруның отышлымы, юкмы икәнлеген исәпләп чыгара ала. Ә инде фатирда газ плитәсеннән тыш газ колонкасы да булса, счетчикның байтак кына акчаны янга калдырырга ярдәм итүе көн кебек ачык. Дөресен әйтергә кирәк, хәзер фатирлар җылы, аны элеккеге кебек газ яндырып җылытулар, бала керләре киптерүләр артта калды. Кыскасы, һәр үзенә кулай вариантны сайлый ала.

Ташлама каралмаган

"Счетчик куйдырырга теләгән пенсионерларга социаль ярдәм чаралары юк микән?" - бу сорауны да еш бирәләр безгә.

- Россия Федерациясенең әлеге законы теге яки бу категория кешеләргә счетчик куюда ташлама карамаган. 11 нче пунктта кайбер категория кулланучыларга җирле бюджетның ярдәм итәргә мөмкинлеге хакында әйтелгән, - диелгән "Әлмәтгаз" ЭПУы аңлатмасында.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Газ счетчигы куйдыру бераз мәшәкатьле. Иң элек аны урнаштыруга техник шарт алырга кирәк. Моның өчен фатир хуҗасына язмача гариза белән абонент бүлегенә мөрәҗәгать итү зарур. Техник шарт шушы ук көнне бушлай бирелергә тиеш. 1 нче тәрәзә аша хезмәт күрсәтүче бүлек дүшәмбе-җомга көннәрне 8 дән 17 сәгатькә кадәр төшке ял белән эшли. Аннан соң әлеге техник шарт һәм фатир планы нигезендә проект оешмасы (анысын һәркем үзе сайлый ала) өйдә сез күрсәткән урынга газ счетчигы куюга проект әзерли. Әзер проектны безгә "Әлмәтгаз" ЭПУ белән килештерергә туры киләчәк.

Рөхсәт бирелгән проект белән СРО таныклыгы булган махсус монтаж оешмасына барып, счетчик куйдырырга килешү төзергә дә була. Шунысын да онытмаска кирәк, алар башкарган монтаж эшләрен кабул иткәндә "Әлмәтгаз" ЭПУыннан вәкил дә катнашырга тиеш. Барысы да дөрес булган очракта вәкил счетчикка пломба сала һәм аны кулланылышка тапшыру актын төзи. Газга менә шушы көннән соң гына счетчик буенча түләнә башлый. "Әлмәтгаз" ЭПУы белән дә газ өчен прибор күрсәткечләре буенча түли башлау уңаеннан килешүне яңартырга туры киләчәк.

Эретеп ябыштыру эшләреннән башка һәм фатир эчендәге газүткәргечен үзгәртмичә генә куелган газ плитәле һәм колонкалы күпфатирлы торак йортларда газ счетчикларын эскиз буенча гына да (техник шарт һәм проект документациясеннән тыш) кую мөмкинлеге бар. Тик приборны кулланылышка кабул итү турындагы актны тутыру зарур.

Арада кухняның бизәлешен бозмыйм дип, счетчикны башка бүлмәгә куярга теләүчеләр дә күзәтелә. Газ хуҗалыгы счетчикны ваннага, раковина, газ плитәсе янында, төгәлрәге, җылылык һәм дымлылык күп бүленә торган җирдә куярга ярамаганлыгын кисәтә. Коррозиягә дучар ителмәсен өчен приборны стенага терәп урнаштыру да тыела, 2-5 сантиметр ара калырга тиеш.

Бәяләр: аз да түгел, күп тә түгел

Счетчик куйдыру күпмегә барып төшәр икән дип кызыксынучылар да бар. Бүген кибеттә газ приборларының төрле бәядәгесе һәм төрле үлчәмдәгесе бар. Кемгәдер кухня җиһазына кертеп урнаштырырлык кечерәге, озак еллар дәвамында алыштырырга кирәк булмаганы кирәк, икенчеләргә зурысы уңайлы булыр сыман тоела. Бәяләр 1,5 мең сумнан башлана. Счетчикларны үзең сатып алсаң да була, әлбәттә. Проект яки монтаж оешмасы белән дә киңәшләшсәң, тагын да әйбәтрәктер. Проект һәм монтаж хаклары йортларның үзенчәлегенә карап төрлечә. "Төрле диаметрдагы иске торбаүткәргечләр бар. Аларны алыштырырга туры килә. Фатир эчендә дә торбалар бер төсле түгел", - дип аңлаттылар "Горпроект" ҖЧҖ белгечләре. Кара исәп белән хисаплаганда, счетчик куйдыру якынча 10-15 мең сумнарга килеп төшә.

Алданмагыз

Счетчиклар алыштыру кирәклеге турында ишетеп, үз хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр, мошенниклар активлашты. Алардан зыян күрүчеләр, акчаларыннан колак кагучылар да күзәтелә. Менә шундый хәлләргә юлыкмас өчен бары тик барлык документлары, лицензицияләре булган оешмаларга гына мөрәҗәгать итегез, тикшермичә торып фатирыгызга теләсә кемне кертмәгез. Әлмәттә газ белән тәэмин итү объектларында эшләү өчен проектлауга, төзелеш-монтаж эшләренә СРО таныклыгы булган оешмаларның исемлеген "Әлмәтгаз" ЭПУында белергә була.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса