Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Гаилә докторы” кабул итүгә әзерләнә

"Яшьлек" микрорайонында яшәүчеләргә медицина ярдәм сорап башка шифаханәләргә барырга һәм биредә чират торырга туры килмәячәк, чөнки тиздән аларның үзләренең территорияләрендә генә "Гаилә докторы" гомуми практика табибы офисы ачылачак.

Бүген биредә ремонт бара. Эшләр барышы белән чәршәмбе көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов танышты.

Яңа микрорайоннарда медицина хезмәте күрсәтү кабинетлары ачу турында байтактан бирле сүз бара иде инде. Бу биредә яшәүчеләрнең иң зур теләге булгандыр, мөгаен. Ниһаять, теләкләр тормышка аша башлады - беренче карлыгач пәйда булды. Офис Ленин урамындагы 477 фатирлы 195 нче йортның беренче подъездында беренче катында урнашкан. "Татнефть" ААҖ, Әлмәт муниципаль районы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында агымдагы елның 19 апрелендә төзелгән өч яклы килешү нигезендә "Татнефть" компаниясе Дәүләт торак фондыннан әлеге йорттан гомуми мәйданы 183,6 квадрат метр тәшкил иткән бер, ике һәм өч бүлмәле 3 фатир сатып алган һәм аларны бушлай муниципалитетка тапшырган. Төзү-монтаж эшләрен финанслауны җирле бюджет үз өстенә алган. Бүген "Арслан" җәмгыяте эшчеләре бүлмәләрне ремонтлау белән мәшгуль. Проект документациясен дә кертеп төзелеш эшләренең гомуми суммасы 1708780 сум тәшкил итә. Сәламәтлек саклау министрлыгы да медицина җиһазлары, оргтехника, җиһазлар алуга 2231201 сум акча бүлеп биргән. Әлеге суммага планлшатырылган әйберләр алынган инде. Үзәк район шифаханәсе дә читтә калмаган - ул алтакта ясауга, хуҗалык кирәк-яраклары алуга 240 мең сум акчадан өлеш чыгарган.

Хәзерге вакытта бүлмәләр проект буенча бүленеп ясалган, манипуляция һәм процедура кабинетларында төзелеш эшләре тәмамланган, бар җирдә дә ишекләр куелган һәм башкалар.

"Гаилә докторы" алты мең кешегә медицина хезмәте күрсәтүгә исәпләнгән. Биредә 2 табиб, 4 шәфкать туташы һәм хуҗлаык эшләре буенча бер шәфкать туташы эшләячәк.

Район башлыгы калабызда шушындый офис ачылачагына шат булуын белдерде. Микрорайоннарда эшләүче мондый кабинетлар әлегә республика буенча алганда Яр Чаллыда гына бар. ""Яшьлек микрорайонда яшәүчеләрнең күпчелеге - яшь гаиләләр. Балалар да күп. Шуңа күрә монда балалар табибы да булырга тиеш дип саныйм. Беренче адым ясалды, калганнары буенча мөмкинлекләрне караячакбыз", - диде Мәҗит Хаҗипович.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250