Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдрахман илдә бердәнбер

Берьюлы ике бассейны, заманча тренажерлары, киенү-чишенү, душ бүлмәләре дә булган спорт комплексына ия авыллар турында ишеткәнегез-күргәнегез бармы? Мондый авыл бар һәм ул, мөгаен, ил буенча бердәнбердер. Габдрахман халкы әнә шундый бәхеткә ия.

Габдрахманда тормыш кайный. Төзелеш эшләре дә туктап тормый. Барысы да авылдашлары Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәме белән башкарыла. Тормыш көтү өчен шартлар булгач, читкә китәргә атлыгып торучылар да юк, киресенчә, яшьләр авылда калырга тырыша. Сабыйларын йөртергә ясле, өр-яңа балалар бакчасы бар. Нәниләр кече яшьтән үк бакчадагы бассейнда йөзәргә өйрәнеп үсә. Ә инде әлеге мәктәпкәчә учреждениеләрдәге шартлар шәһәрдәгедән бер дә ким түгел, хәтта артыграктыр да әле.

Спорт секцияләренә Әлмәткә кадәр барып йөрергә кирәкми. Быел ачылган спорт комплексында барысы да бар. Ишеге бер минутка да ябылып тормый комплексның. Кемдер тренажерлар ягына, икенчеләре бассейнга, өченчеләре тренерлары белән спортзалга ашыга.

- Ыгы-зыгы юк. Барысы да җайга салынган. Көндез укучылар, төштән соң пенсионерлар йөри. Эшләүчеләр спорткомплекста кичен ашыкмыйча, иркенләп сәламәтлекләрен ныгыта. Бассейн искиткеч. Су хлор белән чистартылмый, озонлаштырыла, - диде спорткомплекс директоры Рөстәм Хикмәтуллин. Әйтергә кирәк, мондый сулы бассейн шәһәрдә дә берәү генә.

Бүген габдрахманлылар һәм тайсуганлылар бушка әнә шундый мөмкинлекләрдән файдалана. Тайсуган дигәннән, Тәхаветдинов һәм Җәләевләр күрше авылда яшәүче балалар һәм өлкәннәр спорткомплекска проблемасыз йөри алсын өчен, махсус автобус билгеләде. Укучылар белән биредә аларның физкультура укытучылары шөгыльләнә.

- Без беренче чиратта балаларны судан курыкмаска өйрәтәбез. Укучыларның теләкләре зурдан. Инде 70 процентлап бала йөзә белә. Киләчәктә йөзү ярышларында да катнашырга уйлыйбыз. Иң мөһиме, бассейн ел әйләнәсе эшләячәк, - дип шатлыгы белән уртаклашты Габдрахман мәктәбенең физкультура укытучысы Игорь Рябов. Ул бадминтон, тенниста да уйнарга өйрәтә.

Тайсуган мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Нургалиев янына милли көрәш сөючеләр тупланган. Спорт мастеры 6 дан 18 яшькә кадәрге балаларга спорткомплекста билбау көрәше серләрен өйрәтә. Быел Татарстанда 3 тапкыр, Россия күләмендәге ярышларда юниорлар арасында 2 мәртәбә чемпион исемен яуладык, ди ул горурланып. Мөгаллим шушындый шартлар тудырганнары өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерергә ашыкты.

Хәер, рәхмәт сүзләрен бу көнне Русланнан гына түгел, башкалардан да күп ишеттек. Ветераннар советы рәисе Җәмилә Мөхәммәтганиева да

Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләләренә өлкәннәрнең сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм иткәннәре өчен иң җылы сүзләрен җиткерде. Альбина апа Дәүләтбаева тагын 4 елдан сигезенче дистәсен тутыра. Яшәрергә килдек, кышын скандинавия таяклары белән йөрдек, хәзер тренажерларны буйсындырабыз, ди ул да. Һәр тренажерның үз билгеләнеше бар. Умыртка баганасы авырткач, Альбина апа аңа ярдәм итәрлеген сайлаган. Балаларга 40 ел буе белем биргән Мәстүрә Сафинага хәзер 73 яшь. Яшьлегендә ул велосипедта узышлар буенча спорт мастеры исеменә лаек булган. Өч ел элек инсульт кичергән.

- Бассейн искиткеч, тренажерлар тернәкләнергә ярдәм итә. Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр авыл өчен күп эшли. Ихластан да талантлы, тыйнак, дан артыннан кумый торган, үз тырышлыклары, белемнәре белән зур дәрәҗәгә ирешкән кешеләр алар. Күпме генә рәхмәт белдерсәк тә, аз булыр сыман. Бу ясалган, тудырылган шартларның кадерен белеп, саклап яшәргә кирәк, - ди ветеран укытучы да.

Тренерлары да үзләренеке габдрахманлыларның. Рамис Исмәгыйлев һәр көнне эштән соң спорткомплекска юл тота. Өлкәннәр, яшьләр аны көтеп ала. Ул үзе 15 елдан артык спорт белән шөгыльләнә икән, авыр атлетика буенча спорт мастеры. Элек эштән соң шәһәргә йөрергә туры килгән. Хыялым тормышка ашты, авылда спорткомплекс ачылгач, бу уңайсызлык бетте, ди ул да, иганәчеләргә рәхмәт укып.

Башка авылларда да зур дәрәҗәгә ирешкән шәхесләр бардыр. Алар да шундый күркәм, изге күңелле гаиләләрдән үрнәк алып, кулларыннан килгәнчә үз авылдашларының тормышына ямь өсти ала.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Равил Мотаһиров, Габдрахман авыл җирлеге башлыгы:

- Спорткомплекс – чыннан да, безнең өчен зур бүләк. Ул төрле яшьтәге кешеләрне үзенә тартып торучы үзәккә әверелде. Зур, иркен бинаның тагын да күбрәк кешене кабул итәргә мөмкинлеге бар. Бирегә йөрүче пенсионерлар саны да артты. Бу юнәлештә ветераннар советы, депутатыбыз Марсель Надыров та актив эшли. Әлегә спорткомплекска Габдрахманда һәм Тайсуганда яшәүчеләр генә йөри. Якын киләчәктә башка торак пунктлардан килүчеләр дә биредә шөгыльләнә алачак. Бүген авылда Тәхәветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре ярдәмендә башка юнәлешләр буенча да эш бара. Мәсәлән, су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясау проекты өстендә эшлибез. Йортлардагы су басымын арттыру һәм запас булдыру максатыннан өстәмә этем башнясы урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук музей төзелеше башланды. Анда авыл тарихы белән бәйле экспонатлар урын алачак. Тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл кую да планлаштырыла. Габдрахманлыларны киләчәктә искиткеч ял паркы көтә. Боларның барысы да киң күңелле иганәчеләр ярдәмендә тормышка ашырылачак. Авылдашлар исеменнән тагын бер кат рәхмәт аларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса