Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин спорт дөньясын яктыртучы каләм ияләре белән очрашты

- Уртак тырышлык белән без Татарстанның спорт брендын саклап арттырачакбыз! - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе, республиканың Волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт журналистлары белән очрашуда.

Дәүләт Советында узган очрашуда район, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларыннан каләм ияләре катнашты.

Әлеге чара вәкиллекле орган бинасы буенча оештырылган экскурсия белән башланып китте. Журналистларга парламент үзәге, китапханә, музей, утырыш заллары, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен махсус эш урыннарын күрсәтелде.

Очрашу Дәүләт Советының кече залында дәвам итте. Фәрит Мөхәммәтшин барлык журналистларны якынлашып килүче профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, аларның хезмәтен дәүләт һәм җәмгыятьне бәйли торган рухи күпер белән чагыштырды.

- Дәүләт Советында спорт өлкәсе журналистлары белән мондый очрашу әле беренче тапкыр гына уздырыла, - диде парламент рәисе. - Сезне күрергә, республиканың спорт тормышын яктырту буенча зур һәм җаваплы эш алып барган журналистларны үзара таныштырырга, дуслаштырырга җыелдык. Соңгы елларда Татарстан спорт буенча зур нәтиҗәләргә иреште. Универсиададан соң Казан Россиянең спорт башкаласы булып танылды. Бу -спортчылар, төзүчеләр һәм журналистларның уртак казанышы. Нәкъ менә алар Универсиадага әзерлек, аның барышы белән таныштырдылар. Спорт өлкәсе журналистлары бүгенге спорт корылмалары, аларның хәзерге кулланылышын яктырталар. Балалар, яшьләр, урта һәм өлкән буын кешеләре арасында спортка тартылучылар арта. Димәк, спорт белән кызыксыналар. Монда сезнең дә хезмәтегез ярылып ята.

Ә очрашуның төп максаты волейбол, аның үсеше турында фикер алышу, әлеге тармактагы актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү һәм алга таба эш юнәлешләрен билгеләү иде. Дәүләт Советы рәисе волейбол темасына аерым тукталды:

- Бер ел эчендә 100 дән артык чара үтте. Балалар һәм яшүсмерләр, студентлар, хезмәт коллективлары, ветераннар волейболы, профессиональ волейбол - безнең эшнең төп юнәлеше. Пляж волейболы исә яңа юнәлеш.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, волейбол иң интеллигент уеннарның берсе һәм аның белән һәр теләгән кеше шөгыльләнә ала, чөнки аны оештыру күп акча таләп итми.

Парламент җитәкчесе республиканың спорт журналистлары берлегенең сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда зур роль уйнаганын билгеләп узды. Район җирлекләрендә эшләүче журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин аерым мөрәҗәгать итте:

- Республиканың шәһәр һәм районнарында волейболны үстерү, камилләштерүгә аеруча зур игътибар таләп ителә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен әллә ни күп кирәк түгел - ике багана утыртып, ятьмә сузып куясың да, эш бетте. Без узган ел үз алдыбызга республиканың төрле район һәм авылларында елына 100 җәйге волейбол мәйданчыгы ясау бурычы куйган идек. Кызганычка каршы, аны тулысынча тормышка ашырып бетерә алмадык , әмма барлыгы 70 тән артык мәйданчык булдыруга ирештек. Әлбәттә, бу җәй көне Казанда узган Универсиада уеннары белән бәйле. Быел без бу эшчәнлекне тагын да җәелдерергә уйлыйбыз. Агымдагы ел әлеге өлкәдә иң уңышлы елларның берсе булыр дип өметләнәбез, - диде җитәкче үз чыгышында.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләреннән күренгәнчә, волейбол белән кызыксынучылар шәһәр һәм районнарда да арта. Каләм ияләренә газеталарда спортка багышланган махсус рубрикалар булдырырга да киңәш итте ул.

- Һәр җирлектә спорт өчен янып-көеп йөрүчеләр бар. Әгәр дә андый кешеләр турында күбрәк язсагыз, алар тагын да дәртләнебрәк эшләрләр иде. Ә бу үз чиратында җирлектә спортның тагын да зуррак үсеш алуына китерер иде. Халыкта спорт белән кызыксыну, аңа карата мәхәббәт артыр иде, - диде ул.

Чара барышында яңгыраган тагын бер фикер - район яшьләре, балалар өчен республиканың танылган волейболчылары белән очрашулар, мастер-класслар үткәрү. Әгәр дә спортчылар авылларга йөреп, яшь буын вәкилләренә үрнәк күрсәтсә, шәхсән аралашса, бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр саны бермәбер артыр иде.

- Екатерина Гамованың уенын карарга республикадан гына түгел, Россиянең төрле почмакларыннан да киләләр бит. Без үзебездә нинди оста спортчылар булуын аңламыйбыз, моңа бәя биреп җиткермибез. Яшьләр белсен, күрсен, - дип сүзен дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе үз чыгышында республиканың спорт дөньясын яктыртучы каләм ияләренә дәгъва сүзләре дә белдерде. Журналистлар Татарстандагы спорт белән бәйле вакыйгалардан артта кала башлаган. Бу - ил күләмендә спорт буенча алга киткән республика өчен зур кимчелек. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге җитешсезлекне тиз арада юкка чыгарырга кирәклеген әйтте, журналистларны объективрак, җитезрәк булырга өндәде.

Татарстан парламенты спикеры Казанның "Рубин" Футбол клубы турында да әйтеп узды:

- "Рубин"да вәзгыятьне җитди савыктыру зарур. Бердыев яхшы тренер. Эш тренерда гына түгел, гомумән, бу спорт төре тирәсендә атмосфера бик үк яхшы түгел, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу вәзгыятьнең үзгәрәчәгенә ышаныч белдерде. - Бу иң кыйммәтле клубларның берсе. Безгә яхшы нәтиҗә кирәк. Барыбыз да "Рубин" өчен борчылабыз. Аны яхшыртыр өчен эшлибез.

Очрашуның икенче өлеше "Санкт Петербург" волейбол үзәгендә үтте. Барлык катнашучыларга әлеге спорт корылмасы белән танышу һәм "Зенит - Казань" - "Ярославич", "Динамо - Казань" - "Уралочка" волейбол матчын карау мөмкинлеге бар иде.

Республика күләмендә беренче тапкыр оештырылган әлеге чара беренчесе генә булып калмасын. ТР волейбол Федерациясе рәисе мондый очрашуларны киләчәктә дә булачагын хәбәр итте. Димәк, Татарстанда спорт профессиональ дәрәҗәдә дә, яратучылар өчен дә үсәчәк.

Роза Сәхбетдинова

Фотолар: gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250