Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт театрын котлады

Әлмәт татар дәүләт драма театры зур тантана белән 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. Якташларының әлеге шатлыгын уртаклашырга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде.

Шулай ук тантанада республика театрлары җитәкчеләре һәм баш режиссерлары, актерларның Россия төбәкләрендәге хезмәттәшләре дә катнашты.

Әлмәттә театраль хәрәкәт тарихы утызынчы елларга барып тоташа. Шул чорда Әлмәтнең район мәдәният йортында, Фәйзи Коваленский һәм Гали Садриев җитәкчелегендә драма коллективы оеша. Ә биредә колхоз-совхоз театры барлыкка килү иң беренче чиратта төбәктә кара алтын чыга башлау белән бәйле. 1944 елның 20 мартында Әлмәт драма театрын оештыру турында карар кабул ителмәс иде. Аның директоры итеп Казан театр техникумын тәмамлаган Әсфан Галиев билгеләнә. Сәхнәгә куелган беренче зур спектакль Риза Ишморатның «Кайту» әсәре буенча була. 70 еллык юбилей тантанасын Әлмәт артистлары әлеге спектакльдән өзек белән башлады да. Экранда шулай ук музей фондларында сакланган билгеле спектакльләр дә күрсәтелде.

Ачылганнан алып бүгенгәчә Әлмәт театрының төрле чоры була. Бу хакта котлавында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да билгеләп үтте.

- Бу тантана мәдәният елында олы мәдәният вакыйгасы. Мин Әлмәт театры эшчәнлеген 70 нче еллардан күзәтәм. Аның төрле чоры булды. Ләкин сәнгатьне яратучы талантлы актерлар, режиссерлар, җитәкчеләр тырышып хезмәт иттеләр, бүген дә уңышлы иҗатта алар. Республика сәнгать коллективларының "энҗе муенсасында" Әлмәт театры күренекле урын алып тора , - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук нефть төбәгендә туган театрның кара алтын табучыларның фидакарь хезмәтен даими яктыртуы, Үз чиратында нефтьчеләрнең дә театрга рухи һәм матди ярдәм итүен билгеләп үтте.

Чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин март аенда театрның Уфага гастрольләр барышында чыккан күңелсез вакыйганы да искә алды. Аның очраклы һәм үткече факт булуына ышаныч белдерде. Татарстан Президентының театрга Рәхмәт хатын тапшырып, "бу - республика җитәкчелегенең җавабы",- дип тә искәртте. Парламент рәисе тантанада актрисалар Асия Харисова һәм Гөлнара Вәлиевага "Татарстанның атказанган артисты" исемнәрен тапшырды.

Юбилярларны шулай ук мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, республиканың әдәбият-сәнгать әһелләре тәбрикләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса