Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин: “Җитди социаль бурычларны нәтиҗәле чишкәнне халык күрә”

Республикада гамәлгә ашырылучы 30 программаның барысында да диярлек Әлмәт актив катнаша.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районына эшлекле визиты барышында шундый фикер әйтте. Парламент рәисе районның Кәләй, Мәмәт авылларында участок полиция вәкилләре өчен административ-торак комплексын, ә Чупайда мәдәният йортын ачу тантаналарында катнашты.

Участковый - хакимият вәкиле

19 елдан артык хокук органнарында эшләгән полиция капитаны Петр Лучанкин "Кәләйдә яшәп-эшләү җирлек иминлеге өчен кулай булачак",- дигән фикердә. Участок полициясенең эш нәтиҗәсе - нәкъ менә профилактикага бәйле, - ди ул хәзер кәләйлеләр белән аралашу, күзәтчелек итү уңайлашуын фаразлап.

Петр Лучанкин карамагында дүрт авыл. Ә бу 5000 меңгә якын кеше дигән сүз. Участковыйга көн саен төрле гозерләр белән ким дигәндә 3-4 кеше мөрәҗәгать итә.

Социаль объектны ачу тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да "авыл кешесе өчен участковый тәртип сакчысы гына түгел, ә хакимият вәкиле санала". - дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ул җаваплы, кирәкле һәм ышанычлы булырга тиеш.

Мәмәтлеләр дә авылда участок полиция вәкиле пәйда булуга юкка гына сөенми. "Авылыбыз алай тыныч, ләкин хокук вәкиле булу әйбәт. Авылда кеше үлсә дә, иң беренче аңа мөрәҗәгать итәбез", - ди алар. Кичүчат, Мәмәт һәм тагын ике авылга хезмәт күрсәтүче Илвир Мәүлиевнең әлеге вазифага керешүенә бер ел да юк. Улы һәм хатыны белән тулай торакның бер бүлмәсендә көн иткән һәм эшкә шәһәрдән йөрергә мәҗбүр участковый эш һәм яшәү шартларыннан канәгать. Сүз уңаенда, тантанада хокук сакчыларының икесе дә йорт ачкычларыннан тыш, республика җитәкчеләреннән бүләккә "ВАЗ-2131 "Нива" машинасы ачкычларын да кабул итте. Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйлманов аларга министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды. Аның сүзләренчә, әлеге программа хокук сакчылары белән халык арасын якынайта.

- Республика районнарында шундый 83 офис-йорт тапшырылды инде. Быел тагын 20 районда 40 ны сафка бастырырга планлаштырабыз, - дип ачыклык кертте министр урынбасары. - Административ-торак комплексларының яртысы "Республикада җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы эшчәнлек" программасы кысаларында, калганы муниципаль берәмлекләр хисабына төзелә.

Район башлыгы Мәҗит Салихов искәрткәнчә, Әлмәт районында шундый дүрт комплекс торгызылды. Бүгенге көндә шундый ук ләкин киләсе елга тапшырылачак объектларда эш бара.

25 елдан соң - яңарыш

"Чупай - икенче Ватаным кебек. Хәтта туган авылым сабантуена да мин быел беренче тапкыр эләктем. Төрле бәйрәмнәрне, сабантуйларын гел биредә, торба заводының ярдәмче хуҗалыгы саналган әлеге җирлектә уздырырга туры килде", - диде бу тантанага эләгү сәбәпләре турында сөйләгәндә "Яшь йөрәкләр"ансамбле вәкиле Марсель Шаймөхәммәтов.20 елдан артык авыл халкы төрле бәйрәмнәрне, очрашуларны, концертларны, үзешчән сәнгать эшчәнлеген мәктәпнең спорт залында алып барырга мәҗбүр иде. Авыл клубы чупайлылар күптән көткән хыял ул. Шуңа күрә мин дә ашкынып, дулкынланып килдем бирегә, - диде чупайлыларга яхшы таныш Марсель ага.

Бу авылның тарихы да бай. Рәсми документлар буенча аңа XVII гасырда нигез салынган. 1950 елда биредә карьер үзләштерә башлыйлар. Әлмәт нәкъ менә Чупай ташларыннан төзелгән. Авылның үзендә исә клубны 1956 елда салалар. Ләкин 1989 елда мәдәният учагы тузган дип табыла. Һәм 25 елдан соң авылда янә мәдәни тормыш җанланырга ошаган.Аз комплектлы булса да авылларда мәктәпләрне саклап калу, фельдшер-акушерлык пунктлары салу, клублар төзү - авылның киләчәге ул. Яшьләр төпләнер, балалар туар, авыл яшәр дигән өмет, - диде парламент рәисе әлеге вакыйганың әһәмиятен ассызыклап.

Әлеге объектлар белән танышканда Фәрит Мөхәммәтшин халык белән дә озак аралашты, аларның сорауларына җавап бирде, гозерләрен тыңлады. Һәм күргән-ишеткәннәренә нигезләнеп, туган ягының үсештә булуын искәртеп, бу хәлгә шатлануын әйтте.

- Биш ел элек булган белән бүгенге вәзгыятьне чагыштырырлык түгел. Ул вакытта күтәрелгән проблемалар белән хәзер әйтелгәннәре арасында аерма зур. Халыкның кәефе дә яхшыга үзгәргән. Алар республика җитәкчеләренең җитди социаль бурычларны нәтиҗәле чишкәнен күрә, - диде парламент җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, республика казнасы керемнәренең 65 проценты социаль тармакны үстерүгә юнәлтелә.

Ләйләгөл Минаева

P.S.Халык белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин күпләрне борчыган Украина вакыйгаларына да тукталды. Аның сүзләренчә, Һәр көн саен 4,5 мең - 5 мең украиналы яклау эзләп Россия чиген уза. "Сугыш күрмәсәк тә, бабайлардан аның ачысы, авырлыгы турында ишетеп беләбез. Шуңа күрә, Украинадан күчеп килүчеләргә ярдәм итәргә кирәк ", - дип ассызыклады парламент рәисе.

- 20 еллардагы ачлыктан безнең әби-бабайлар нәкъ менә Донбасска, шахтага китеп, михнәттән котылды. Ул вакытта Украина безне кабул итте, бер гаилә булып яшәдек. Безнең дә мөнәсәбәт шундый булырга тиеш, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук Украина хәлләренә бәйле рәвештә Россиянең эмбарго игълан итүенең безнең җитештерүчеләргә кулай форсат булуын да ассызыклады.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X