Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эсселек һәм туфракта дым булмау аркасында чәчүлек мәйданның ике процентында диярлек уңыш һәлак булган

Район хуҗалыклары җитәкчеләре Акташ икмәк хәзерләү һәм эшкәртү комбинатына җыелды. Сүз нигездә икмәк тапшыру планы һәм аңа бәяләр хакында барды. Мәгълүм булганча, республикада ел саен төбәкнең резервтагы ашлык фонды булдырыла. Фондның әһәмиятен һәркем аңлый торгандыр. Ул безне теләсә нинди ситуациядә дә тотрыклы рәвештә икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Авыл...

Район хуҗалыклары җитәкчеләре Акташ икмәк хәзерләү һәм эшкәртү комбинатына җыелды. Сүз нигездә икмәк тапшыру планы һәм аңа бәяләр хакында барды.

Мәгълүм булганча, республикада ел саен төбәкнең резервтагы ашлык фонды булдырыла. Фондның әһәмиятен һәркем аңлый торгандыр. Ул безне теләсә нинди ситуациядә дә тотрыклы рәвештә икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан районнарга фондка ашлык тапшыру планы җиткерелде. Әлмәтлеләргә дә план йөкләтелде. Фондны тулыландыруда һәркем катнаша - авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре дә, фермерлар да. Аларның һәрберсенә план чәчүлек мәйданнары игътибарга алынып билгеләнгән.


Акташ икмәк хәзерләү һәм эшкәртү комбинаты ашлык кабул итә башлады инде. Бирегә дүрт районнан - Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Азнакай хуҗалыкларыннан ашлык китерелә. Безнең район хуҗалыклары барлыгы 1500 тоннадан артык икмәк тапшырган. Әлеге эшне беренчеләрдән булып "Чишмә", "Беренче май", "Чулпан", "Васильевское", "Актау", "Аппак", "Зәй" хуҗалыклары, "Тонар", КФХ "Гарифуллин" башлап җибәргән. Бүген бу исемлек арта бара.

Урып-җыю көндәлегенә килгәндә, 30 июльгә булган мәгълүматларга караганда, уҗым арышы мәйданының 69 проценты суктырылган. Бу 5260 гектар дигән сүз. Уртача уңыш һәр гектардан 21 центнер тәшкил итә. Уҗым бодае 56400 гектарда суктырылган (планга карата 94 %). Әлеге культураның уртача уңыш бирүчәнлеге артыграк - гектарыннан 23 центнер. 3364 гектар мәйданда игелгән борчакның 1700 гектары урылган, 1500 е суктырылган. Суктырылган борчак 1200 тонна булган. Уртача уңыш 8 центнер туры килә.

- Эсселек һәм туфракта дым булмау аркасында чәчүлек мәйданның ике процентында диярлек уңыш һәлак булды, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. - Шуңа күрә бөртеклеләрдән планлаштырганның яртысын - 74 мең тонна тирәсе ашлык алыныр дип көтелә. Хәзерге яңгырлар соңгы культураларга уңай тәэсир итәр дигән өмет бераз күңелне юата.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса