Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшсезләргә эш урыннары тәкъдим ителде

Әлмәттә мәшгульлек үзәге авыл җирендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Анда Әлмәт һәм Ижевск шәһәрләреннән 16 предприятие һәм оешмадан кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.

Килүчеләргә ферма мөдире, машина белән саву операторы, комбайнчы, төрле эшләр башкаручы, тракторчы, баш бухгалтер, расчёт бухгалтеры, ветврач, механизатор, автомобиль йөртүче, сварщик, токарь, машина-трактор паркы мөдире, технолог-оператор һ.б. белгечлекләр тәкъдим ителде.

Бу чарада 100дән артык кеше катнашты. 10 кеше вакантлы урыннарга чакыру алды. 3 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде, 13 эшсез үзенең нинди эшкә һәвәс икәнен белү өчен психолог-профконсультантта тестлар үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса