Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энгель Фәттахов Әлмәттә балалар бакчалары төзелеше белән танышты

ТР Премьер-министры урынбасары , мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эш визиты белән Әлмәткә килде.

Министр Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән берлектә «Көнбатыш капка» һәм «Яшьлек» микрорайоннарында төзелеп килүче объектларда булды.

«Көнбатыш капка» микрорайоннарында 270 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзү эшләре 2013 елның февралендә башланган иде. Бакча мәктәпкәчә учреждениеләрдә чиратларны бетерү федераль программасы нигезендә төзелә. Бүгенге көндә биредә эшләр 80%ка башкарылган. Икенче блокта кирпеч өю эше төгәлләнеп килсә, беренче блокта исә инде җылыту эшләре, тәрәзә кую белән шөгыльләнәләр.

«Яшьлек» микрорайонында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше республика программасы нигезендә сафка бастырылачак балалар бакчасы 260 урынга исәпләнә. Бүгенге көндә биредә фундамент салу төгәлләнгән. Бакчаның цоколь өлешен монтажлау эше бара. Министр сүләренә караганда, эре панельле бина яңа проект буенча төзелә, шуңа да эш барышында аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Шулай ук ул балалар бакчасысының 2013 елда кулланылышка тапшыру кирәклеген ассызыклады. Шуңа да төзелеш эшләрен тизләтү мөһим. Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, бу елда республикада 27 балалар бакчасы төзелеп килә, шулай ук 26 бинада реконструкция үткәрелә. Бу исә 5200 мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен өстәмә урын була дигән сүз. Республика программасы 2-3 ел эчендә балалар өчен 30 мең урын булдыруны күз уңында тота.

almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса