Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елховойда җыен үтте

Районда җыеннар дәвам итә. Бүген ул Елховой авылында уздырылды.

Шәһәрдә терекөмеш баганасы 27 градус күрсәтсә, бу вакытта Елховойда -33 градус иде. Әмма салкын халыкны куркытмаган - клуб тутырып килгәннәр. Бу аларның авылларына битараф булмавы хакында сөйли.


Елховойда узган ел шатлыклы вакыйгалар күп булды. Быел җыен да былтыр гына файдалануга тапшырылган өр-яңа Мәдәният йортында үтте. Клуб салкын булса да, матур, иркен. Җыен барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфановтан мәдәният үзәген тизрәк газга тоташтыруда ярдәм итүен сорадылар. Электр белән җылыту кесәгә нык суга һәм аннан бинаны җылылып бетерү дә мөмкин түгел.

Әмма халык зарланмыйча ике сәгать барган җыенда актив катнашып утырды. Авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова чыгышыннан аңлашылганча, Елховойда бүген 916 кеше яши. Аларның 288 е пенсионер. Бөек Ватан сугышы ветераннарының өчесе генә исән-сау. Тыл хезмәтчәннәренең дә саны кими бара - 58 гә калганнар.

Ел дәвамында байтак чара уздырылган. Башка авыллардан аермалы буларак, елховойлылар сарай тутырып мал, кош-корт асрый. Шәхси хуҗалыкларны үстерү программасы буенча узган ел 16 хуҗалык 3 миллион 65 мең сумлык кредит алган. Программа гамәлгә кергәннән башлап исәпләгәндә, аннан 170 хуҗалык файдаланган. Барлыгы 21 миллион сумга якын кредиттан файдаланган елховойлылар. Ел әйләнәсендә 92 мең литр сөт җыеп тапшырылган. Сөт тапшырган өчен районнан 460 мең сумлык субсидия алынган. Кайбер хуҗалыкларның субсидиясе 80 мең сумга кадәр булган. Шәп! Күп кенә эшләр изге күңелле авылдашлары, депутатлар ярдәмендә башкарыла.

Әлбәттә, барысы да ал да гөл генә түгел авылда. Проблемалар да бар. Мисал өчен, мәктәп, даруханә бинасы ремонт сорый, балалар бакчасында җылы су юк, малларны урамда йөртү, теләсә кая чүп ташлау кебек күренешләр һәм башкалар күзәтелә. Пай җирләренә дә хуҗа кирәк. Алар бүген эшкәртелмичә ята. Өлкәннәрнең җирләрнең буш ятуына борчылуын аңларга була. Пай җирең булгач, аның салымын түләргә кирәк, мал асрагач печәне, фуражы кирәк. Авылда 3 җинаять кылынган, хокук тәртибен бозучыларга карата 35 беркетмә төзелгән.

Җыелышка төрле служба вәкилләре дә килгән иде. Алар сорауларга җавап бирделәр. Марат Гыйрфанов авыл җирлеге эшен уңай бәяләде, авыл тормышында актив катнашучыларга район Советы һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса