Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елховойда яңа Мәдәният йорты ачылды [+ фото]

Як­шәм­бе көн­не Ел­хо­вой­да рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә тө­зел­гән Мә­дә­ни­ят йор­ты фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды.

Аны ачу тан­та­на­сы авыл хал­кы өчен зур бәй­рәм­гә әве­рел­де.

Ел­хо­вой­лы­лар үз­лә­ре­нең мә­дә­ни­ят уча­гы бу­лу­ны озак көт­кән. Элек­ке­ге агач клуб­ла­ры ише­лә баш­ла­гач 1996 ел­да ук сү­тел­гән. Шун­нан бир­ле авыл хал­кы са­быр гы­на клуб­сыз го­мер ки­чер­гән. Ел­хо­вой­да хә­зер­ге ва­кыт­та 937 ке­ше, шу­лар­ның 200 енең мәк­тәп яшен­дә, 464 енең төр­ле тар­мак­та эш­лә­вен ис­кә ал­ган­да, мә­дә­ни­ят уча­гы­на их­ты­яж­ның ни­ка­дәр зур бу­лу­ын аң­лау кы­ен тү­гел.

- Бик авыр бул­ды клуб­сыз, - ди­де Ел­хо­вой авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Да­ния Хәй­рис­ла­мо­ва. - Җы­е­лыш­лар мәк­тәп­тә үтә иде. Бәй­рәм­нәр оеш­ты­ру да проб­ле­ма иде. Мо­ңа ка­дәр Яңа ел бәй­рәм­нә­рен урам­да уз­дыр­дык. Без­нең тө­бәк та­лант­лар­га бай. Төр­ле бәй­ге­ләр­дә да­и­ми рә­веш­тә приз­лы урын­нар яу­лый­лар. Их, кай­чан үзе­без­нең сәх­нә бу­лыр икән дип хы­ял­лан­дык ин­де. Без­нең шу­лай ук мәш­һүр баш­ка­ру­чы­лар кат­на­шын­да­гы кон­церт-те­атр­лар­ны да ка­рый­сы­быз ки­лә. Тү­гә­рәк­ләр оеш­ты­рыр­га, авыл­да мә­дә­ни­ят эшен җан­лан­ды­рыр­га те­ли­без.

Са­быр ит­кән -мо­ра­ды­на иреш­кән, ди­гән әй­тем бү­ген нәкъ ме­нә ел­хо­вой­лы­лар­га ту­ры ки­лә дә. Ни­һа­ять, алар ура­мын­да да бәй­рәм. Рес­пуб­ли­ка­да "А­выл клу­бы" прог­рам­ма­сы бул­ды­ру­га шат­ла­нып бе­тә ал­мый авыл хал­кы. Әнә, Мә­дә­ни­ят йор­ты ачу тан­та­на­сы­на да олы­сы да, ке­че­се дә кил­гән. Әй­тер­сең лә Са­бан­туй. Шат­лык­ны ур­так­ла­шыр­га чит­тән кай­ту­чы­лар да күп.

Ра­йон баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов авыл хал­кын Мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры бу­лу бе­лән ге­нә кот­лап кал­ма­ды, сәх­нә кос­тюм­на­ры тек­те­рү өчен 100 мең сум­га сер­ти­фи­кат та бир­де. Сүз уңа­ен­да шу­ны да бил­ге­ләп үтә­се ки­лә, "А­выл клу­бы" рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы­на ра­йон­ның өч то­рак пунк­ты кер­тел­гән. Уз­ган ел көз кө­не юга­ры­мак­та­ма­лы­лар шу­шын­дый шат­лык хис­лә­ре ки­чер­гән иде.

Мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры­на сим­во­лик ач­кыч тап­шы­рыл­ган­да да, кы­зыл тас­ма­лар кис­кән­дә дә авыл хал­кы­ның ал­кыш­ла­ры, шат­лык­лы аваз­ла­ры озак тын­ма­ды. Бер­кем­нең дә тиз ге­нә та­ра­лы­ша­сы кил­мә­де.

- Бе­рен­че клуб­ны әле дә хә­тер­лим, кы­зыл кир­печ­тән иде. Аның сәх­нә­сен­дә кон­церт, спек­такль­ләр куя идек, - дип ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты язу­чы Әс­гать Са­лах. - Агач клуб­та да ар­ми­я­дән кайт­кан­нан соң җыр­лар­га на­сыйп бул­ды. Бәл­ки әле сик­сән­не ту­тыр­ган­да бу сәх­нә­дә дә җыр­лар­га ту­ры ки­лер. Чын­лап та, зур шат­лык бү­ген.

Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы­ның Әл­мәт ра­йо­ны бу­ен­ча бү­ле­ге на­чаль­ни­гы, шу­лай ук би­ре­дә ту­ып-үс­кән Да­мир Га­ри­пов та:

- Авыл­да ма­тур клуб бул­сын иде дип хы­ял­ла­нып яшә­дек. Мә­дә­ни­ят уча­гы бул­ма­гач, авыл сүн­гән ке­бек. Шө­кер, хы­ял­лар чын­га аш­ты, - дип бил­ге­ләп үт­те.

Төр­ле авыл­лар­ның үзеш­чән­нә­ре чы­гы­шы да кө­тел­мә­гән бү­ләк бул­ган­дыр. Тиз­дән авыл­ның үз җыр­чы­ла­ры, би­ю­че­лә­ре сәх­нә то­тар, ба­ла­лар да та­лант­ла­ры бе­лән әти-әни­лә­рен сө­ен­де­рер. Һәр­хәл­дә, Мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры Ра­фис Әф­лә­ту­нов план­нар­ның зур­дан бу­лу­ын, клуб­ның һәр көн­не эш­лә­я­чә­ген әйт­те. Ки­тап­ха­нә­нең дә би­ре­дә ур­на­шуы бик уңай­лы.

Әгъ­за­мет­дин Вил­да­нов, су­гыш ве­те­ра­ны:

- Клуб - ул авыл­ның тот­ка­сы, үзә­ге. Авыл­да клуб, мәк­тәп бул­ма­са, ан­нан нин­ди ки­лә­чәк өмет итәр­гә бу­ла. Яшь­ләр ге­нә тү­гел, без дә бик көт­тек аның тө­зе­лү­ен. Хә­зер җы­е­лыш­лар­га, бәй­рәм­нәр­гә би­ре­гә ки­лер­без, ин­шал­ла.

Ай­гөл Гаф­фа­ро­ва, 10 нчы сый­ныф уку­чы­сы:

- Авыл­да Мә­дә­ни­ят йор­ты ачы­лу - без­нең өчен зур бәй­рәм. Без бу көн­не ни­чә ел­лар буе за­ры­гып көт­тек. Мо­ңа ка­дәр кон­церт­лар­га, дис­ко­те­ка­лар­га Тү­бән Аб­дул авы­лы­на йө­ри идек. Янә­шә­дә ге­нә то­ел­са да, ба­рыр­га ерак. Үзе­без­нең клуб­та да дис­ко­те­ка­лар оеш­ты­ры­лыр, тү­гә­рәк­ләр эш­ләр, кон­церт­лар ки­лер дип өмет­лә­нә­без.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250