Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элекке тулай торакта яшәүчеләр зар елый

6 һәм 6а микрорайоннарында яшәүчеләр отчет җыелышында торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы борчуларын күтәрде.

Аеруча Фәхретдин урамындагы 46а йорты буенча зарлар күп.

Йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләсе микрорайонда кискен тора. Тукай урамындагы 43 нче йортта яшәүчеләрне дә ул борчый. Быел 9 катлы йорт программага эләккән, биредә лифт алыштыру, эчке коммуникацияләр һәм фасадны яңарту көтелә.

Кайберәүләр ишегалдындагы көнкүреш калдыкларыннан зарланды, әлеге мәйданчыкны уратып алуларын сорыйлар. Икенчеләр чүпүткәргечне ябып куярга кирәклекне әйтә, подъезддагы шакшы ис шуның нәтиҗәсе, ди йортларда яшәүчеләр. Аларга җыелыш беркетмәсен торак-коммуналь хуҗалык департаментына алып килергә киңәш иттеләр. Документлар кабаттан исәпләүләр өчен «Татэнергосбыт»ка җибәреләчәк, соңрак чүпүткәргечне ябу турында карар кабул ителәчәген җиткерделәр.

Фәхретдин урамындагы 46 а йорты торышы халыкның тынычлыгын җуя. Ул 1970 елларда ук төзелгән. Элек тулай торак булса, соңрак бүлмәләр хосусыйлаштырылган. Тик көнкүреш шартларыннан биредә яшәүчеләр риза түгел.

- Гомум куллану урыннарында су юк, бәдрәфләр юк. Безнең идарәче компания андый урыннарны бикләп куйды. Халык ничек булдыра ала, шулай яши. Без идарәче компаниядән канәгать түгел, ул юк та инде. Безне башка идарәче компания алуын телибез. Әмма мондый йортка кем алынсын? – дип ачынып сөйли Роберт Мортазин.

2017 елда йортта тикшерү уздырылган, нәтиҗәләр аяныч – биредә яшәү куркыныч. Бүгенге көндә йортка подрядчы билгеләү белән мәшгульләр. Ул тикшерү уздырып, йортны реконструкцияләү мөмкинме-юкмы икәнлеге турында нәтиҗә чыгарачак. Хәзерге вакытта район башкарма комитетында бу уңайдан сөйләшүләр алып барыла.

Алар башка дөньяда яши

7Д ТОСы биләмәсендә яшәүчеләрнең борчулары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла.

Җылылык юк, подъездларда тәртипсезлек, канализация тузган, фатирлар буйлап тараканнар йөгерешә.

Киров урамындагы 2 нче йортта яшәүче Наталья Мөхәммәдиева җыелышта барлык күрше-күләнне борчуга салган проблемаларны яңгыратты:

- Фатирларда салкын, җылы киемнәр киеп йөрибез. Без башка дөньяда яшәгән сыман, рәхәт тормыш читтәдер кебек тоела. Йортта телевизор антеннасы да юк, мине «тәлинкә» канәгатьләндерми, ике бүлмәгә ике телевизор куясым килә. Тараканнар белән көрәшеп тә арыдым...

Моннан тыш, аны ишегалдында асфальт юклыгы да борчый, подъезд ишеге дә ябылмый. Канализация 1966 елда ук булдырылган, ул һәрвакыт тыгыла, ә чистартуны вакытында башкармыйлар.

Микрорайонда урнашкан 26 күпфатирлы торак йортка 13 нче ЖЭУ, «Новация», «Альянс» идарәче компанияләре хезмәт күрсәтә.

- Әлеге компанияләр яхшылар исәбендә санала. Баш предприятие – «Водоканал»га да сез күтәргән мәсьәләләр ят түгел. Барысы да хәл ителер дип уйлыйм, - диде җыелышта катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса