Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ел җиңүчесе - «Кичүчат»

Әлмәттә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, үз чыгышында, авыл хуҗалыгы – икътисадның иң мөһим тармакларыннан берсе, дип билгеләп үтте. Безнең җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булуга да карамастан, авыл хезмәтенә ихтыяҗ элеккечә үк зур һәм ул бик кирәк. Аграр предприятиеләр, алдынгы технологияләр һәм яңа техника кертә барып, үз эшләрен елдан-ел камилләштерә. Ул шулай ук намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен тармак алдынгыларына район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада 2019 елда үсемлекчелек өлкәсендә бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңыш бирүчәнлеге буенча җиңүче игълан ителде. Ул – Җәлил Сафиуллин җитәкчелегендәге «Кичүчат» ҖЧҖ коллективы. Хуҗалык җитәкчесенә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Җиңүче кубогы тапшырылды.

Шулай ук Токарликов исемендәге АҖ тракторчы-машинисты Александр Варакинга, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Шакирҗан Милаевка, «Союз-Агро» ҖЧҖнең финанс-икътисад бүлеге әйдәп баручы экономисты Рәсимә Исмәгыйлевага, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек башлыгы Рафаэль Зәкиевка, «Әлмәт-Агрохимсервис» ҖЧҖнең кадрлар буенча инженеры Рима Авзаловага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.

Хәзерге вакытта Әлмәттә төрле милек формасындагы 86 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе эшчәнлек алып бара. Алар бөртекле һәм яшелчә культуралары үстерәләр, ит һәм сөт җитештерәләр.

Фото: Эдуард Калинкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса