Әлмәт таңнары

Эксперт кулында “телсез” шаһитләр дә сөйли

"Идеаль жинаятьләр булмый". Бер детектив сериал герое авызыннан чыккан сүзләр бу. Ягъни хокук бозучы ничек кенә сак кыланырга тырышмасын җинаять урынында һәрвакыт телсез шаһитлар - җинаять билгеләре, дәллиләр кала. Күзәтүчәнлек, криминалистиканың алдынгы алымнары ярдәмендә шуларны табу һәм тикшерү аркасында әлеге дәлилләр телгә килеп, җинаять картинасын күзалларга мөмкинлек бирә дә.

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика бүлеге (Әлмәт дислокациясе) җитәкчесе урынбасары полиция подполковнигы Фәнис Киреев та шундый фикердә.

1 мартта эчке эшләр органнары составында эксперт-криминалистика бүлекчәсе оешуга 95 ел тула. Әлмәттә әлеге бүлекчә эшли башлаганга 56 ел. 1958 елның сентябрендә бирегә беренче эксперт Александр Присекин билгеләнә. Хәзерге буын хезмәткәрләр эстафетаны Михаил Старковтан ала.

- Әле бүген дә без ул салган традицияләрне саклаган хәлдә эшлибез, - дип искә ала Фәнис Киреев остазын. - Ул киң кырлы һәм кызыклы кеше иде. Төп эшеннән тыш, ул рәссам буларак та танылды. Лениногорски сәнгать училищесын тәмамлаган бу шәхес буяулар белән бик матур картиналар иҗат итте.

Аның бу шөгеленә башкалар да иярә. Гомумән, эксперт-криминалист булып фәкать тирән белемле, кызыксынучан кешеләр генә эшли ала икән. Алар нигездә фән кешеләре диләр. Кинолорда күреп кенә белгән эксперт-криминалистлар эшчәнлегенә (Әлмәттән тыш алар Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Мөслим районнарына да хезмәт күрсәтә) "пәрдә" читен күтәреп, Фәнис Киреев бер күз чите белән генә караш ташларга мөмкинлек бирде. Тик шул мизгел эчендә күреп калганнарны гына бәян итсәң дә, ихтимал җинаятьчеләргә кулланма әсбап булырлык мәгълүмат җиткерергә була. Бигайбә, ишеткәннәр бер колактан керде һәм... шунда ук калачак та.

Чемоданның эчләренә ниләр генә сыймаган?!

Эксперт-криминалистларның төп бурычы - җинаять урынын карау һәм җинаять нәтиҗәләрен өйрәнү. Урынга килгән эксперт табарга тиешле "эзләр" исемлеге юк. Алар килеп туган хәлгә һәм эзләр картинасына карап теркәлә. Бүгенге көндә әлмәтлеләр җиде төрдәге: дактилоскопия, баллистика, трасология (аяк киеме, вату коралы, транспорт чаралары һәм башкаларның эзләре), салкын корал, почерк (мошенникларны шулай ачыклыйлар) һәм портрет, документларга техник экспертиза ясый. Әлеге мәгълүматлар билгесез кешеләрне ачыклау өчен дә мөһим икән. Быел бармак битләре эзеннән биш мәетнең кемлеген ачыклаганнар. Былтыр бу күрсәткеч 20 дән артып киткән.

Статистикага күз салсаң, экспертлар өлешенә төшкән йөкләнешне чамаларга була. Узган ел Әлмәт криминалистлары 1036 җинаять урынын тикшергән. 1150 суд экспертизасы уздырган һәм 10 меңгә якын тикшерү башкарган. Әлбәттә хәзер аларга бу йөкләнешне үтәргә фән казанышлары ярдәм итә. Элегрәк криминалистлар кабинеты фотолабораторияне хәтерләтсә, хәзер ул өстәл белән компьютердан гына гыйбарәт икән. Шәхсән мин "След" сериалындагыдай лаборатория күрергә өметләнгән идем.

Әңгәмәдәш-эксперт тәфсилләп тукталган нәрсә - ул да булса криминалистлар кулындагы серле соры чемодан. Сүз уңаенда, аның төрләре шактый. 30 дан алып 90 га якын предметтан торганнары бар. Һәм күпме әйбер салынуына карап авырлыгы да 10-15 кг һәм аннан да артыграк булырга мөмкин.

Фәнис Киреев сүзләренчә, җинаять урынына килгәч, чемоданнан чыгарган беренче әсбап - фотоаппарат.

Реклама

- Вакыйга урынына килү белән беренче эш итеп күз йөртеп чыгабыз, шул ук вакытта игътибар җәлеп иткән һәрнәрсәне фотога төшереп барабыз, - дип аңлата эксперт. - Аннан кала иң кирәкле "корал" - фонарь. Кыйгач төшкән нурларда эзләр, таплар яхшырак күренә.

Моннан тыш, җинаять эзен ачыклау өчен ультрафиолет яктырткыч, следокоп, төрле төстәге порошоклар җыелмасы һәм тагын күп төрле кирәк-яраклар бар. Соры чемодан эчендә безгә яхшы таныш предмет - лупа. Шерлок Холмсның төп тикшерү коралы булган лупа бүген дә популяр. Полиция подполковнигы Киреев аны гомумән кесәсендә генә йөртә.

Техник казанышларны хәзер тикшерүчеләр генә түгел, җинаятьчеләр дә оста куллана. Ялган акчаларның соңгыларын хәтта банк приборлары да таный алмый диләр бит. Ә менә экспертлар аны җиңел ачыклый. Узган ел алар ялганны-төп нөсхәдән аеру өчен 91 экспертиза уздырган. Фәнис Киреев сүзләренчә, нигездә 500, 1000, 5000 сумлык ялган банкнотлар тарала. Ялган акча ясаучылар аннан түбәнрәк номиналлар белән "пычранмый".

Пычранмый дигәннән, журналистлар белән очрашкан көнне дежур частьтә административ хокук бозу өчен тоткарланган ике егетнең кара буяп бармак эзләрен теркәп маташа иделәр. Үзебездә сынап караудан баш тарттырдылар. Буяуы "зәһәр", тиз генә котылам димә икән.

Әз-мәз мәзәк

- Безнең эштә мәзәк хәлләр дә булгалый, - дип саран гына төҗрибә белән уртаклаша эксперт. - Шулай бервакыт мәет хәбәренә киттек. Без килүгә тикшерәчәк "объект" юкка чыккан. "Ул үлмәгән булган икән", - диделәр.

Шулай ук криминалистларга чыннан да җинаять кылынган очраклардан тыш, җинаятьне имитцияләүне дә тәгаенләргә туры килә икән. Тәҗрибәле эксперт күзе андыйларны бик тиз күреп ала. Шундый күзәтүчәнлекнең шаһиты да булдык без. Серле чемодан белән кызыксынган арада идәнгә тв-операторыннан төшкән кәгазьгә күз ташлау белән эксперт Киреев хуҗасын "ярып" салды.

Күзәтүчәнлек, интуиция, кеше психологиясен яхшы белү, тырышлык эксперт-криминалистларга гаепле кешене табарга да, гаепсезләрне акларга да ярдәм итә. Подполковник Киреев сүзләренчә, соңгы вакытта чит илләрдә элек кылынган җинаятьләрне кабат кузгату тәҗрибәсе бар икән.

- Кушма Штатларда 80-90 елларда чыккан хөкем карарларын яңадан карау очраклары турында укыдым. Сакланган дәлилләрне нәкъ менә замана технологияләре ярдәмендә тикшереп, гаепсез хөкем ителгәннәрне аклыйлар,- дип белгәне белән уртаклашты кызыксынучан белгеч.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: