Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә экологик икеайлыкка йомгак ясалды

Дүшәмбе көнне муниципалитетта экологик икеайлыкка йомгак ясалды һәм тырышып хезмәт куйганнарга бүләкләр тапшырылды.

Шәһәрдә һәм районда ике айдан артык вакыт дәвамында чисталык урнаштыру буенча зур эш башкарылды. 9 санитар җомга, ике шимбә өмәсе оештырылды. Шимбә өмәләрендә 65 меңләп кеше катнашты. Барлыгы 1347 машина чүп җыеп түгелде. Шәһәр территориясендә 6892, авыл җирлекләрендә 7256 агач утыртылды.

Шунысы куанычлы, уртак эшкә өлеш кертүчеләр күп булды. Мисал өчен, уку йортлары чишмәләрне, шәһәргә илтүче юл кырыйларын тәртипкә китерде. ТОСМСлар да читтә калмады. Экология департаменты директоры вазифаларын башкаручы Инсаф Сәетов билгеләп үткәнчә, аеруча 1, 2, 3, 6, 7а, 7д, 9 б, 12, 12 а, 13 нче җирле үзидарә Советлары составындагы предприятиеләр активлык күрсәткән. Алар тарафыннан бу чорда барлыгы 289 машина чүп җыелган. Калган предприятие-учреждениеләр дә беркетелгән территорияләрне җыештырдылар, агачларны, бордюрларны буядылар. Шулай ук гараж кооперативлары да игътибардан читтә калмады. "АПТС", "АРСУ", "АЭС" җәмгыятьләре хезмәткәрләре хуҗалар үзләре тәртипкә китерсен дип карышып тормады, алар ташлаган чүпләрне җыеп түктеләр.

Икеайлык барышында авыл җирлекләренә дә таләп катгый булды. Алар алдына урамнарны гына түгел, зиратларны, трасса кырыйларын, чишмә тирәләрен чүп-чардан арындыру бурычы куелды. Әйтергә кирәк, авылларның байтагы бурычны намус белән үтәде. Урамнар, инеш буйлары чистарып, сафланып калды.

Шәһәрдә һәм районда әйләнә-тирә мохитны яхшырту максатыннан бу чорда "Калдыкларга икенче тормыш" акциясе дә үткәрелде. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр - укучылар, клуб хезмәткәрләре, балалар бакчалары, эшмәкәрләр һәм башкалар 29 мең килограмм макулатура, пластик шешәләр, калай банкалар җыйды. Калдыкларны иң күп тапшыручылар Новотроицкида экология буенча уздырылган семинар-киңәшмәдә бүләкләнде. Шәһәрнең мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре укытучыларның август киңәшмәсендә билгеләп үтеләчәк.

Ләкин әле барысы да ал да гөл түгел. Берәүләр җыештырганда икенчеләрнең чүпләүләре дә күзәтелә. Ике ай эчендә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата 300 дән артык административ беркетмә төзелгән. 31 материал шәһәр прокуратурасына җибәрелгән.

Рейдлар вакытында санкцияләнмәгән чүплекләр дә ачыкланган. Шулай ук җир астындагы коммуникацияләр белән бәйле эшләр башкарылганнан соң өслек тәртипкә китерелмәгән, кабаттан асфальт җәелмәгән урыннар да бар әле. Димәк, тынычланырга иртәрәк. Өстәвенә алда безне бәйрәмнәр көтә.

- Юбилейлар якынлаша. Аларда кунаклар да күп булачак. Шәһәр тагын да матур, чиста булсын өчен бөтен көчне куярга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Мәҗит Салихов предприятие, уку йортлары җитәкчеләренә, ТОСМС мөдирләренә, идарәче компанияләргә. Ул сүз уңаенда әлмәтлеләрнең Казанда Универсиадага әзерлек эшләре алып баруда да нәшат катнашуын ассызыклады. Көн саен калабыздан һәм районнан 200-300 әр кеше футбол стадионын җыештырырга барды. Безнең шәһәр махсус рейтингта өченче урынны алып тора. Бу 16 миллион сумлап акча дигән сүз. Әлеге акча калабызга спорт мәйданчыклары төзү өчен бүлеп биреләчәк.

Азактан экологик икеайлыкта тырышып эшләгәннәргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Икеайлык тәмам. Әмма экологик чаралар дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда 15 июньнән 15 июльгә кадәр Хәтер айлыгы бара. Әлеге гамәл һәр кеше туганнары, якыннары җирләнгән каберләрне барып чистартсын өчен оештырылды. Арабыздан киткәннәрне шул рәвешчә искә алсак, аларның рухлары шат булыр иде. Игелекле гамәлләрдән читтә калмыйк!

Ирина Апачаева


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250