Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика бәйгесеннән әлмәтлеләр җиңү белән кайтты

Башкалабызда "Корстон" комплексында "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләренә йомгак ясалды.

Җиңүчеләр арасында без дә бар һәм алай гына да түгел...

Бер караганда, әлмәтлеләрнең әлеге бәйгедә призлы урыннар яулавы гаҗәп тә түгел кебек. Ник дигәндә, төбәктә экологияне савыктыру, яхшырту буенча зур эш башкарыла. Предприятиеләр шәһәр һәм районны яшелләндерү, төзекләндерү, чиста һава һәм чиста су белән тәэмин итү өчен үзләре дә төзегән махсус программалары нигезендә максатчан эш алып барсалар, журналистлар исә үткен каләмнәрен эшкә җигәләр. Хәер, башка шәһәр-районнар да экология темасын игътибардан ычкындырмый. Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров билгеләп үтүенчә, жюрига быел лаеклыларны сайлап алу җиңел булмаган, бигрәк тә каләм ияләренең эшен бәяләү кыенлык тудырган. Бәйгедә катнашу өчен республика предприятие-оешмаларыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан 300 ләп гариза кергән.

"ЭКОлидер" бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып быел да "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте танылды. Компания мондый бүләкне унынчы тапкыр алды. Тантана кунагы - Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләү чыгышында нефтьчеләрнең әйләнә-тирә мохитны саклауда зур өлеш кертүләрен искәртте. Рәхмәт сүзләрен редакция хезмәткәрләренә дә ирештерде.

- Журналистлар, иҗтимагый оешмалар, студентлар ярдәме белән экологик сорауларны чишәргә, бу өлкәдәге проблемаларга игътибарны җәлеп итәргә мөмкин булды, - диде ул.

Әлмәтлеләрдән сәхнәгә "Әлмәт-Водоканал" ААҖ җитәкчесе дә күтәрелде. Предприятиегә "Торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегендә экологик куркынычсызлыкны үстерү өчен" номинациясендә III урын бирелгән. Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук "Әлмәт транспорт идарәсе", "Әлмәт шәһәр юллар идарәсе" предприятиеләре, "Электрон" яшүсмерләр клубы, "Яшь эколог-тикшерүче" түгәрәге берләшмәсе, Яңа Кәшер мәктәп-интернаты да бар.

Без, "Әлмәт таңнары" газетасы да, шәһәрдә һәм райондагы экология проблемаларын яктыртып, шул рәвешчә әйләнә-тирә мохитны яхшыртуда үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Тырышлыгыбыз һәр елны "Кеше һәм табигать" бәйгесендә призлы урыннар белән билгеләп үтелә. Быел да искәрмә булмады - без икенче урын алдык. "Знамя труда" газетасы журналисты Алсу Хәйбриеваны, шулай ук хәзер безнең филиалда эшләүче Рәдифә Ногманованы ("Луч" телекомпаниясендә эшләгән чордагы сюжетлары өчен) икенче мактаулы урын алулары белән тәбрик итәбез. Каләмдәшләребездән "Татнефть" компаниясенең "Нефтяные вести" газетасы беренче, ә телестудиясе икенче урын яулады. Электрон басмалар арасында беренче урын Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтына елмайды.

Ирина Апачаева

Руслан Бажутов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250