Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Дуслык» та газга тоташтырылды

Гыйнвар аеның соңгы көнендә "Дуслык" микрорайонында куанычлы күренеш булды.

Һәрберебез күреп тора, Әлмәт муниципаль районында төзелеш, ремонт эшләре дәвам итә. Узган ел пландагы 155 мең квадрат метр урынына 165,291 мең квадрат метр торак төзелеп файдалануга тапшырылды. Монда, әлбәттә, шәхси торак төзелешенең дә өлеше зур булуын искәртергә кирәк. Шәһәрдә микрорайоннар саны арта бара. Мәгълүм булганча, 1996 елда "ТатНИПИнефть" институты тарафыннан 980 участокка исәпләнгән аз катлы шәхси торак төзелеше өчен "Дуслык" микрорайонының генпланы эшләнде. Бүген микрорайонда байтак кына йорт төзелгән инде. Тормыш итү өчен йорт кына түгел, аларның инженерлык челтәрләренә тоташтырылуы да кирәк. Көткән морадына ирешкән, диләр. "Дуслык"та да 3,016 километр озынлыгында газүткәргеч төзелде һәм ул 31 гыйнвар көнне 135 участокта төзелгән йортларга җибәрелде. Сүз уңаенда газбүлгеч челтәре төзелешенең подряд оешмасы "Азамат" ҖЧҖ (генераль директоры Г.Х.Садыйков) булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Микрорайонда ел азагына кадәр тагын 65 җир участогы өчен 2,7 километр озынлыгында газүткәргеч сузу кирәк булачак. Бу өстәмә рәвештә 20 мең квадрат метр торак төзү мөмкинлеге тудырачак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов газ тоташтыру уңаеннан оештырылган тантанада чыгыш ясап: "Дуслык" микрорайонында инженерлык челтәрләрен биредә йорт җиткерүчеләр һәм җирле бюджет хисабына (50х50) төзү турында карар кабул ителгән иде. Электр, канализация челтәрен җәен төзедек, газүткәргеч кышка калды. Ниһаять, бу уңайдан да эшләр тәмамланды, барлык актларга имза куелды, зәңгәр ягулыкны җибәрү көне дә килеп җитте", - диде. Ул хәзерге вакытта Урсалада да 200 участок өчен газүткәргеч төзелүен, быел биредә суүткәргеч төзелеше дә планлаштырылуын җиткерде. Колшәриптә дә Көньяк һәм Төньяк микрорайоннарындагы участоклар газ белән тәэмин ителәчәк. Хәбәр иткәнебезчә, Түбән Мактаманың Экология бистәсенә зәңгәр ягулык Яңа ел алдыннан җибәрелде. Башкарма комитет җитәкчесе бүген Тихоновкада суүткәргеч һәм газүткәргеч төзү буенча эш алып барылуын хәбәр итте. Кабат "Дуслык" микрорайонына кайтып, ул калган участоклар өчен дә суүткәргеч, канализация, газүткәргеч төзеләчәген, электрүткәргечнең инде сузылуын, аннан соң инде урамнарны төзекләндерергә кирәк булуын бәян итте. "Бу юнәлештә шулай ук кул кушырып утырмыйбыз. Документацияне әзерләдек һәм төрле федераль һәм республика программаларына тапшырдык. Программаларга эләксәк бик яхшы була, әлбәттә, ә инде керә алмыйбыз икән, кешеләр уңайлы шартларда яшәсен өчен проблемаларны чишүнең башка юлын эзләячәкбез. Бүген Әлмәттә кешеләр үзләренә торак төзи алсын өчен барлык шартлар тудырылган", - диде ул. Агымдагы елда да торак төзелеше программасы нигезендә 155 мең квадрат метр торакны сафка бастыру бурычы куелган. Быелгы планны үтәү өчен 81,5 мең квадрат метр шәхси торак төзергә кирәк булачак. Моның өчен яңа микрорайоннарны һәм районның торак пунктларын кирәкле инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү зарур.
"Дуслык" микрорайонында яшәүче Р.Ф.Фәйзуллина башкарма комитет җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерде. Алар йортларына октябрь аенда күчкән булганнар. Йорт моңа кадәр электр энергиясе ярдәмендә җылытылган. Рәмзия ханым тагын бер шатлыгы белән уртаклашты - шушы көннәрдә урамнары да яктыртыла башлаган.

И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250