Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт Думасы депутатлары әлмәтлеләрнең табигатьне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре белән танышты

Татарстанда РФ Дәүләт Думасы депутатлары - табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзалары кунак булды.

21-24 май көннәрендә алар республиканың төрле районнарында булып, татарстанлыларның табигатьне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре белән танышты. Әлмәтлеләр депутатларны Зәй районы чигендә каршы алды. Район башлыгы Мәҗит Салихов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, "Татнефть" ААҖнең коррозиягә каршы көрәш һәм мохитне саклау бүлеге башлыгы Равил Гәрәев белән алар Әшәлче чыганагына юнәлде. Биредә РФ Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин җитештерү барышында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт буенча Татарстанның башка күп субъектлардан өстен булуын әйтте.

P.S. Татар җыр-моңына мөкиббән киткән депутатлар әлмәтлеләр белән бергә татарча да биеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса