Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Әдәбият елына китапханәсез керде

Гаиләбездә шатлыклы вакыйга булды - кызыбыз Илүзә укырга керде! Китап ярата: өйдәге бөтен басмаларны укып чыкты, ә менә мәктәп китапханәсендә аларга әле китаплар бирелмәве ачыкланды.

Якын-тирәдә китапханә эзләргә керештек. Ләкин иң якын дигәне дә шактый ерак булып чыкты. Аны башлангыч сыйныф укучысы түгел, уртанчылар да тиз генә таба алмаячак. Маршрут таксие белән барганнан соң, әле күпкатлы йортлар арасыннан бормалы сукмаклар буйлап шактый атлыйсы...tc "Гаиләбездә шатлыклы вакыйга булды - кызыбыз Илүзә укырга керде! Китап ярата\: өйдәге бөтен басмаларны укып чыкты, ә менә мәктәп китапханәсендә аларга әле китаплар бирелмәве ачыкланды. Якын-тирәдә китапханә эзләргә керештек. Ләкин иң якын дигәне дә шактый ерак булып чыкты. Аны башлангыч сыйныф укучысы түгел, уртанчылар да тиз генә таба алмаячак. Маршрут таксие белән барганнан соң, әле күпкатлы йортлар арасыннан бормалы сукмаклар буйлап шактый атлыйсы..."

Быелгы уку елында мәктәп тормышына яңалык ургылып керде - "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге". Аның төп шартларының берсе - китапханәләргә йөрү. "Мин китап укырга яратам" рубрикасында балаларның ничә тапкыр китапханәгә барып, күпме китап укуы теркәлеп бара. Үзара фикер алышулардан чыгып шуны әйтәсе килә, күпчелек ата- ана бу проектның уйланып бетмәгән яклары булуын белдерә. Шуларның берсе - китапханәләрнең кайбер микрорайоннарда булмавы. Бигрәк тә бу яшьләр күп яши торган "Яшьлек", "Тургай" һәм биредәге башка микро- районнарга кагыла. Ә бит шәһәребез нәкъ шушы юнәлештә үсә. Монда күп балалы гаиләләр дә бихисап. Биредә балалар бакчалары, мәктәпләр, шифаханәләр төзелүенә бик сөенәбез, ләкин шулар арасында китапханәләр дә булса икән!

Китап укучылар бар!

"Китап укучы бармыни соң ул хәзер?" - диючеләргә ышаныч белән җавап бирергә була: "Бар!" Бөтен кеше дә китапны сатып ала алмый, барлык теләгән газета-журналларга да язылу мөмкин түгел. Мәктәп китапханәләрендә исә балаларга җитәрлек китап юк, кайбер кирәкле мәгълүматны Интернеттан да табып булмый, ә китапны бөтен гаиләләре белән яратып, кызыксынып укучылар бар. Классика белән беррәттән яңаларын да укып танышасы килә. Шөкер, бездә "Татнефть" компаниясе тырышлыгы белән күп басмалар нәшер ителә, алар тәкъдир ителә. Югарыда искәртеп үтелгән районнарда китапларны алып укырлык, рәхәтләнеп йөрерлек китапханәләр генә юк...

2015 не "Әдәбият елы" дип игълан иттеләр. Аның кысаларында эчтәлекле чаралар, күркәм гамәлләр шактый булыр. Шулар арасында әлеге мәсь- әлә дә уңай хәл ителсә иде.

Эльза Гобәйдуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса