Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чупай авылында клуб төзелә

200 урынга исәпләнгән заманча клубны быел 1 августта ачарга ниятлиләр.

Чупайдагы әлеге объект республика программасы кысаларында сафка баса.

Бүгенге көндә шулай ук Мәмәт һәм Кәләй авылларында участок полиция хезмәткәрләре өчен ике йорт төзелә. Әлеге объектларда эш барышы белән район башлыгы Мәҗит Салихов танышты. Кәләй җирлегендәге торак йорт җирле казна хисабына, ә Мәмәттәгесе республика ярдәме белән төзелә.

Гадәттәгечә объектның бер ягы участковый өчен торак буларак планлаштырылган. Анда яшәү өчен уңайлы шартлар: ике йокы бүлмәсе, зал, аш, гардероб, ванна бүлмәләре һәм санузел бар. Икенче өлешендә исә хокук сакчысының эш бүлмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса