Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Читтә калма!

13 октябрь көнне "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган телемарафон узачак. Чара сугыш ветераннарына социаль ярдәм күрсәтүгә акча җыю максатыннан оештырыла.

- Без өлкәннәрнең һәр көнен бәйрәм итү өчен омтылырга тиеш. Ветераннар безнең тарафтан даими игътибар һәм ярдәм тоеп яшәсен, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов чарага әзерлек кысаларында узган киңәшмәдә.

Әлмәттә ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына адреслы ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарыла. Дәүләт программалары, атап әйткәндә, "Безнең кадерле ветеран" проекты, сугыш ветераннарына фатир бүлеп бирү уңышлы гамәлгә ашырыла.

Мәҗит Салихов һәм шәһәр җитәкчелеге һәр ветеранны туган көннәре белән өйләренә барып котлый. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, "өлкәннәр белән шәхсән күрешү хәл итәсе мәсьәләләрнең барлыгына күрсәтә".

Моннан тыш, өлкән буынның сугыштагы батырлыгы турындагы якты хатирәләрен саклау һәм яшьләргә җиткерү зур игътибар сорый. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә аларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Шәһәрнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин сүзләренә караганда, һәйкәлләрне яңарту бездә 2013 елда ук башланган. Мәгълүм булганча, узган телемарафонда җыелган акчаларга шәһәр паркындагы "Мәңгелек ут" мемориаль комплексына капиталь ремонт ясалды. Быел аны бакыр төсенә кертәчәкләр. Бу рәвешле төзекләндерү якынча 4 млн сумга төшәчәк, яңаны төзү исә 3-4 тапкыр кыйммәтрәк булыр иде. Баш рәссам комплексны тыл һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр, Советлар Союзы геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстлары белән тулыландырырга тәкъдим итте. Боларның барысына бергә 9,5 млн сум акча тотылачак.

Мәҗит Салихов әлеге инициативаны хуплады һәм тәкъдимне шәһәр төзелеше советы утырышында тикшерергә кирәклекне ассызыклады.

Авыл җирлекләрендә эшләрнең һәммәсе дә иганәчеләр ярдәме белән (70 %) башкарыла. Бүген Кузайкино, Новотроицк авылларында һәйкәлләрнең эскизы ясалган һәм аларны торгызуга акчалар бүлеп бирелгән. Бишмунча белән Кләмәнтәйдәге һәйкәлләр дә реконструкция сорый.

Район башлыгы Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр планлаштырылган барлык чараларны тиешенчә башкарып чыгу бурычын куйды. Телемарафонда җыелган акчалар әлеге максатларга тотылачак. Мәҗит Салихов әлмәтлеләрне бу чарадан читтә калмаска чакырды.

Эльвира Мияссәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса