Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чит илгә чыгу тыелгач кына, әлмәтле 1 млн. сумлык бурычын түли

Бер әлмәтленең салым, кредит һәм Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча күпләгән бурычлары җыела.

Суд приставлары әлеге затның шәхси машинасы да, йорт-җире дә булмавын ачыклый. Шул ук вакытта ул башка кеше машинасында җилдерә.

Суд приставлары тарафыннан әлеге бурычлы затка карата чит илгә чыгуны вакытлыча тыючы карар чыгарыла. Моны белеп алган әлмәтле бик тиз арада барлык бурычларын түли. Әлеге сумма 1 млн. сумнан артып ук киткән була.

Баксаң, әлеге бурычлы зат гаиләсе белән Яңа ел бәйрәменә чит илгә ял итәргә барырга җыенган була. Ә менә түләнмәгән бурычлар аның юлына киртә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса