Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Чишмә” финишка чыкты

Авыл хезмәтчәннәре алдына урып-җыю эшләрен 20 августка кадәр тәмамлау бурычы куелган. Ә менә "Чишмә" җәмгыяте урак өстенә 10 августта ук нокта куярга җыена.

"Чишмә" ҖЧҖның агымдагы елда чәчүлек мәйданы 950 гектар тәшкил итә. Аның 300 гектарын уҗым культуралары, калганын, ягъни 650 гектарын арпа, бодай һәм борчак алып тора. Дүшәмбе көнгә көзге бодайны, борчакны суктырып бетергәннәр иде инде.

- Бүген арпа җыюны да тәмамларга исәп, - диде хуҗалык җитәкчесе Александр Горохов. Аның әйтүенчә, агымдагы елда уҗым культуралары алдагы еллар белән чагыштырганда түбәнрәк уңыш биргән. Көзге бодайның гектарыннан 15, уҗым арышыннан 14-15 центнер уңыш алынган. Әлбәттә, карсыз салкын кыш китергән зыян нәтиҗәсе бу. Ә менә борчак 20 центнердан артык чыккан. Арпаның да уңыш бирүчәнлеге шатландырылык - гектарыннан 30 центнердан артык.

"Чишмә"леләр урак өстенә алдан ук җентекле әзерләнгәннәр: хуҗалыкның үзендә штаб төзелгән, аның составына керүчеләрнең барысына да төрле бурыч йөкләтелгән. Мисал өчен, баш экономист гел комбайннар янында, ул эш барышына контрольлек итә, баш хисапчы урынбасары комбайнерларны тукландыру өчен җавап бирә һәм башкалар

Хуҗалыкта 3 комбайн эшли. Аларның берсе чит илдә эшләнгән NEW HOLLAND, калган икесе үзебезнекеләр: "Акрос" һәм "Енисей". Әңгәмә барышында хуҗалык директоры быел урак өстендә катнашучы комбайнчыларга рәхмәтен дә җиткерде.

Тулаем алганда, "Чишмә"леләр 6 августка 14 мең центер ашлык суктырган. Тагын 200 гектар сабан бодае һәм 30 гектар мәйданда арыш калган. Аларны 10 августка кадәр урып-җыю планлаштырыла. Александр Горохов Татагролизингка булган бурычларын тулысынча каплауларын да хәбәр итте. "Бөртек бар, димәк, икмәк тә бар, аны сату бәяләре дә бик начар түгел, арпаның килограммы 4 сум 50 тиен, арышныкы да шул ук бәядә, ә борчак килешү буенча, - дип шатлана җитәкче. - Мин агроном буларак борчакны беркайчан да үстерүдән туктамадым. Чөнки борчактан соң әлеге туфракта теләсә нинди культура үстерергә була. Туфракның уңыш бирүчәнлеген шул дәрәҗәдә тоту өчен без ел да 50-100 гектар мәйданда борчак чәчәбез". Быел борчак өчен субсидия дә алынган.

Ындыр табагына килгәндә, монда да ашлык кабул итү, аны киптерү өчен барлык шартлар тудырылган. Эшкә укучылар да, пенсионерлар да җәлеп ителгән. 14-15 процент дымлылыктагы бөртек сортларга бүленеп, складларга урнаштырыла барыла. Александр Горохов "Чишмә" ҖЧҖ коллективы эшеннән бик канәгать. Хуҗалыктагы хезмәткәрләр һәм эшчеләрнең 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә икән. "Урып-җыю кампаниясенә һәркем җаваплы карый" ", - ди директор. Бу бердәм булганда, тырышлыкны бер йодрыкка туплаганда гына максатка, уңышларга ирешергә мөмкин булуын тагын бер кат раслый.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250