Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чират - Гагарин урамында

Шәһәребез көннән-көн ямьләнә бара. Үзгәреш җилләре бар урамнарны да эләктерде дисәк, һич тә ялгышмабыз. Урамнар төзекләндерелә, яңа юллар салына, ял итү өчен урыннар, балалар мәйданчыклары ясала. Төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә драмтеатр бинасында Гагарин урамын үзгәртү буенча проект сессиясе узды.

Әлеге чарада муниципалитет, кече һәм урта бизнес, социаль учреждение вәкилләре, актив әлмәтлеләр катнашты. Шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов белдерүенчә, биредә урамны Әлмәттә моңарчы күзәтелмәгәнчә үзгәртү планлаштырыла. Бездә җәяүле урам әлегә кадәр булмаса да, зуррак шәһәрләрдә андый тәҗрибә бар инде. Гагарин урамын да шул стильдә ясау теләге юк түгел.

Халык, мондый чарага хас булганча, үз фикерләрен ирештерү өчен «түгәрәк өстәл»гә берләште. Барысына да сорау бер - шәһәргә, урамнарга ни җитми? Фикерләр төрле булып чыкты.

- Гагарин урамы турында сүз алып барганда, Юрий Гагаринга һәйкәл куйсак, бик яхшы булыр иде. Чөнки урамы, исеме бар, ә һәйкәле юк. Яшьләр дә бөек кешене белер, онытмас. Балалар өчен, мәсәлән, галәм кафесы оештырылса, космос белән кызыксынучылар артыр иде, - дип уртаклашты «Радуга» яшүсмерләр клубы мөдире Татьяна Алексеева.

Җирле халык Әлмәттәге үзгәрешләргә каршы килми, бары тик тәкъдимнәрне ишетсеннәр иде дигән теләкне җиткерә.

- Соңгы елларда бик күп яңа объектлар төзелде. Хәтта башка төбәкләрдән килгән кунаклар да шәһәребез белән соклана. Әмма объектларны төзү бер нәрсә, аларны саклап, төзекләндереп тотарга да кирәк. Ял итү парклары, шарлавыклы буаларда да чисталык саклансын иде, - диде ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре Дарья Кондеева.

Әлмәтлеләрнең фикерләрен исәпкә алып, хәзер Гагарин урамын үзгәртү буенча зур проект булдырылачак. Чираттагы сессия утырышында аны тәкъдим итәргә ышандырдылар.

Ләйсән Хәйруллина

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса