Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өч бала анасы Розага тормыш бүләк итик!

Әлмәттә яшәүче өч бала анасы Роза Фәтхиева язмыш сынавы алдында калды - ханым яман шеш авыруы белән көрәшә.

Апрель аенда миңен кисеп алганнан соң, Розага метастазалы меланома диагнозы куела. Безнең табиблар аны химия терапиясе белән дәваларга тәкъдим итә, әмма ул авыруның хәлен җиңеләйтми. Шулай да Розага ярдәм итә алырдай дару бар икән, аның квота буенча каралмаган булуы гына аяк чала. Даруның бәясе бик кыйммәт: атналык курс 115300 сум тәшкил итә. Аны сатып алуны гаилә үзе генә күтәрә алмый. Шуңа да Фәтхиевләр битараф булмаган әлмәтлеләрдән ярдәм сорый. Розага әле 39 яшь кенә. Олы улына 15, уртанчы кызына 8, кече улына 5 яшь.

Роза Фәтхиевага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты: Сбербанк 639002629016317371 (банк картасы апасы Лилия исемендә). Тел.: 89178857859.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса