Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнәрнең иң олугы [+фото] [+видео]

Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтте. 9 Майны әлмәтлеләр дә, һәрвакыттагыча, зурлап бәйрәм итте.

Моңа кадәр болытлы, сүрән булган һава торышы да бәйрәмчә: Җиңү көнендә аяз күген ачып, кояш нурларын мулдан сипте. Әйтерсең лә, ул да 1418 көн һәм төнгә сузылган, 27 миллионнан артык кешенең гомере корбан ителгән Бөек Ватан сугышындагы Җи-ңүнең илебезгә әнә шундый якты күк йөзе алып килүен сөйли. Сугышка киткән 18640 әлмәтленең дә 10131 е яу кырында мәңгегә ятып калды. Алар истәлеге булып, якташларыбызның үлемсез батырлыгы хакында сөйләп, шәһәр паркында Билгесез солдат һәй-кәле каршында Мәңгелек ут яна. Калабызда Җиңү бәйрәме һәр елны биредән башлана. Чәчәк кую ике сәгатькә якын дәвам итте. Уку йортлары, предприятие-оешмалар, службалар коллективлары һәм башкалар бер-берсен әкрен генә алыштыра торды. Сугышта алган яралары сызлауга, аяк атлаулары авыр- лашуга да карамастан, сугышчан дусларына, кайтмый калган ирләренә, ул- ларына, әти-бабайларына чәчәк салырга чәчләренә көмеш сарган, таякка таянган өлкәннәр дә килгән. Каһарман якташларыбыз бер минут тынлык һәм залп белән искә алынды.

Мәңгелек ут яныннан халык Нефтьчеләр мәйданына юл тотты. Монда да алма төшәрлек урын юк. Иң түрдә - күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән мөхтәрәм ветераннар. Кызганыч, утны-суны кичкән, илебез өчен иң дәһшәтле һәм канкойгыч елларның тере шаһитлары булган ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 265 кеше һәм 5 меңнән артык тыл хезмәтчәне яши. Район башлыгы Мәҗит Салихов үзенең парадта ясаган чыгышында бу хакта искәртеп узды.

- Һәлак булганнарга, сугыш авырлыгыннан тыш илебездәге җимереклек- ләрне торгызуны да үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбызга мәңгелек дан! Сез үзегезнең үрнәгегез белән патриотик тәрбия алып баруга зур өлеш кертәсез. Кайгылар сезне әйлә- неп узсын, иске яралар борчымасын, әйләнә-тирәдәгеләр тормыш юлыгызны игътибарлары белән җылытып торсын! - район башлыгының әлеге те-ләгенә башкалар да кушылды.

Әлмәт шәһәре комиссары, полковник Ришат Сабиров РФ оборона министрының котлау приказын укыганнан соң парад башланды. Укучыларны студентлар, элеккеге солдатлар, офицерлар, ветераннар алыштыра торды. Мәйдан буенча әйләнгән сугыш елларындагы техникалар да өлкән буынның хәтерен яңартты. Шушында ук "Мускул" клубында һәм каратэ белән шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте. Җиңү бәйрәмендә беренче тапкыр мәйдан уртасына Россия, Татарстан, «Татнефть» әләмнәрен күтәргән парашютчыларның төшүе көтелмәгән һәм шатлыклы манзара булды.

Ә аннан соң Нефтьчеләр мәйданындагы сәхнәдә концерт башланды. Шу- шы ук вакытта фонтан янындагы территория дә гөрләде. Кемдер солдат боткасыннан авыз итте. ТОСМСлар тарафыннан оештырылган сугыш ел- лары чагылдырылган күренешләр янында фотога төшү өчен шактый чират җыелды. Нефтьчеләр мәйданыннан бәйрәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркына күчте. Биредә тынлы оркестр, шәһәребезнең яшьләр музыка коллективлары белән бергә Татарстаннның танылган артистлары да чыгыш ясады. Кичен халык кабат Нефтьчеләр мәйданына җыелды. Яшьләр өчен концерт программасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.
















Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса