Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм котлы булсын!

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! " Кадерле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Өлкәннәр көне - зирәк акыллылык һәм игелеклелек бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сезнең иңнәрегездә күп кенә бөек эшләр - Бөек Ватан сугышында җиңү, сугыштан соңгы елларда илебезнең куәтен һәм абруен торгызу буенча фидакарь хезмәт кую, балаларыгыз һәм оныкларыгызның киләчәге турында кайгырту ята.

Бүген сез чорлар һәм буыннар бәйләнешенең җанлы гәүдәләнеше булып торасыз. Сез туплаган тәҗрибә һәм тирән белемнәр хәзерге заман шартларында - яшьләрнең инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормышчан зирәк акылы кирәк булганда аеруча мөһим. Сезнең турыда кайгырту бүгенге буынның изге бурычы булып тора, чөнки сез - традицияләрне саклаучылар, патриотизм, эшкә бирелгәнлек, нык түземлек һәм оптимизм үрнәкләре күрсәтүчеләр.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты пенсионерларга лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүне, өлкән буын кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуны, ташламаларга хокукларын тәэмин итүне, медицина һәм социаль учреж- дениеләрнең матди-техник базасын ныгытуны һәм үстерүне үзләренең төп бурычлары итеп саныйлар. Моның өчен дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, бизнес, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары үз тырышлыкларын берләштерәләр. Өлкән яшьтәгеләр турында кайгырту - безнең һәркайсыбызның бурычы. Өлкәннәребез үзләрен ялгыз итеп тоймасын, әйлә- нә-тирәдәгеләрдән һәрвакыт игътибар һәм кайгырту тоеп яшәсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Һәм без моны булдыра алабыз да.

Кадерле ветераннар! Лаеклы ялда булганнарның һәм яшьләре җитүгә дә карамастан эшләүләрен дәвам итүчеләрнең барысын да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт якыннарыгызның күңел җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне бары уңышлар белән генә шатландырып торсыннар. Сәламәт булыгыз, озак һәм бәхетле гомер кичерегез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250