Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, Татарстан!

1990 елның 30 август көне республика тарихына үсешкә этәргеч биргән әһәмиятле вакыйга булып кереп калды. Мөстәкыйльлек турындагы декларация кабул ителүгә 20 елдан артык вакыт узуга анда билгеләнгән шартлар да, вәзгыять тә үзгәрде. Шулай да республика, шул исәптән нефтьчеләр төбәге дә яңа икътисади шартларны нәтиҗәле файдалануга иреште.

Үзен илдә генә түгел, аннан читтә дә таныттыра алды. Үзенең котлау чыгышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе дә шуны ассызыклады. Марат Гыйрфанов мәдәният һәм ял паркына Республика көне уңаеннан оештырылган "Без тарихта эзлебез" дип аталган халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен котларга килгән иде. "22 ел эчендә Татарстан катлаулы юл узды. Әмма республика үз йөзен тапты. Бүген ул социаль-икътисади үсеш буенча Мәскәү, Петербург белән ярыша. Бу безнең өчен горурлык",- дип билгеләп үтте ул. Татарстанда барлык федераль программалар гамәлгә ашырыла. Иң алдынгы проектлар республикада сынау уза. Әлмәт исә боларның нәкъ үзәгендә тора. Җирлектә юллар, ишегаллары төзекләндерелә, балалар бакчалары, мәктәпләр яңартыла. Торак төзелеше темплары арта. Бу күпмилләтле төбәктәге бердәмлек, теләктәшлек нәтиҗәсе. Нефтьчеләр исеменнән котлау белән мөрәҗәгать иткән компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин: "Бүген һәр милләт вәкиле үз телендә сөйләшә, ана телендә җырлый, милли көйгә бии", - дип билгеләп үтте. Бәйрәм чарасына старт биргән халык иҗаты фестивале гала-концерты шуның бер дәлиле түгелме?!

Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасы елы игълан ителү уңаеннан март-апрель айларында үзешчәннәр халык иҗаты фестивален гөрләтте. Республика көнендә җиңүче авыл мәдәният йортларын һәм халык ансамбльләрен игълан иттеләр. Фестивальнең Гран-при иясе булып Акташ мәдәният йорты танылды.

Бу көнне парк сәхнәсендәге төрлелеккә күзләр камашты: татар, рус, чуваш, мордва, һинд халыкларының милли киемнәре матурлыгы һәм зәвыгына, аһәңнәренең төрлелегенә хәйран калырлык. Иртәдән болытлап, еламсырап торган һава торышы да халык җәүһәрләре җырлый башлагач җайланды. Бер ара кабат көйсезләнде. Ләкин талантларга әсәреп утырган халык күкне кабат болыт каплаганын да, яңгыр сибәләгәнен дә сизмәде булса кирәк.

Республика көне уңаеннан чаралар паркта "Йөрәккә якын туган як" күңел ачу программасы, яшүсмерләр клубларындагы җәйге лагерьларга йөрүчеләр арасында "Кояшлы җәй" иҗат бәйгесе белән дәвам итте. Көн кичкә авышты. Шул вакыт күкне каплаган болыт өстенә аллы-гөлле утлар сибелде.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250