Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел кабат кышкы вакытка күчәргә мөмкинбез

Быел яңадан сәгать укларын кышкы вакытка күчерә башлавыбыз бар.

Бу сорау тагын көн кадагында.

Мәгълүм булганча, ул чактагы Россия Президенты Дмитрий Медведев карары белән 2011 елда илебездә кышкы вакытка күчү бетерелде. Без 27 мартка каршы төндә соңгы тапкыр сәгать укларын алга күчердек һәм җәйге вакытта калдык. Әлеге уңайдан төрле фикерләр яңгырады һәм алар һаман да дәвам итә. Һәм менә хәзер дә аның тирәсендә сүз куера.

Кышкы вакытка күчүне кайтару турында закон проектлары Дәүләт Думасына берничә тапкыр кертелеп каралды. Интернеттан алынган соңгы мәгълүматларга караганда, хөкүмәт, ниһаять, сәгать телләрен күчерү турында карар кабул итәргә җыена. Узган ел ук кышкы вакытка күчмәүнең сәбәбен тиздән Сочида узачак Олимпия уеннары белән бәйлиләр. Ник дигәндә, ярышларны телевидение аша күрсәтү өчен инде контрактлар төзелгән, тапшыру сәгатьләре күрсәтелгән. Бу очракта кышкы вакытка күчү илгә бик зур суммага барып төшәргә мөмкин.

Фаразлар кышкы вакытка Олимпия уеннары тәмамлану белән үк яисә гадәтенчә көзен күчү мөмкинлеге турында сөйли. Күпчелек көзгә өстенлек бирә. Соңгы мәгълүматлар буенча, Дәүләт Думасы тикшерүенә якынча закон проекты кертелгән инде. Халык ышанычлылары тәгаен генә нинди карарга килер бу юлы.

Безнең шәһәр һәм район кешеләренең дә кышкы вакытка күчү буенча фикерләре аерыла. Мисал өчен, "Миңа барыбер, мин үземдә бернинди үзгәреш тоймыйм, вакытның үзгәрүе сәламәтлегемә дә, эш сәләтенә дә тәэсир итми", - диде "Стиль и совершенство" журналының баш мөхәррире Мәдинә Варфоломеева. Ә менә Илтән-Бута мәктәбе директоры Клара Павлова тегендә-монда күчеп йөрүнең кирәге юк, организм сәгать үзгәрүләренә авыр яраклаша дип исәпли. Кечкенә балалары булганнарның күпчелеге кышкы вакытка күчү булуын тели.

Гөлсинә Шәмсиева, үзәк район шифаханәсенең баш табибы:

- Табибә буларак, мин кышкы вакытка күчәргә кирәк дип уйлыйм. Дөньядагы 110 нан артык ил күчә бит әле. Организм күнегә ул.

Фәридә Мәүлетова, 2 нче лицей мөгаллимәсе:

- Дөресен әйтергә кирәк, мин кышкы вакытка күчү тукталганнан соң иртән үземне бик авыр хис итәм. Сәламәтлеккә тәэсире зур. Шуңа күрә кышкы вакытка күчүне кайтарырга кирәк дип саныйм. Балаларны гына карагыз, иртән караңгыда өйләреннән чыгып китәләр, караңгыда кайтып керәләр. Көне буе эшләгән кешеләр гомумән якты көн күрми.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250