Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурыч - изге, хәтер - мәңгелек

Бөек Җиңүгә өлеш керткән каһарманнарның исемнәрен һәйкәл һәм мемориалларда мәңгеләштерү, сугыш ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 13 октябрьдә "Җиңүне каршылап" исеме астында хәйрия телемарафоны узды. "Луч" телеканалы аша трансляцияләнгән әлеге акция шәһәр һәм район җитәкчелеген, оешма һәм предприятие коллективларын, районыбыз сәнәгате вәкилләрен һәм гади халыкны изге юнәлештә берләштерде.

Яңгыр дими, кар дими һәйкәл каршында ут яна. Яңа гына бәхетле парлар салып калдырган, әле ши- ңәргә дә өлгермәгән чәчәкләрне ялкынында өтеп, бу дөньяда сугыш та бар әле... дигәндәй мәңгелек ут яна. Инде ничәмә-ничә еллар узса да, Бөек Ватан сугышы афәте саклана әле безнең йөрәкләрдә. Әби- бабаларыбыздан әти-әниләребезгә, алардан безгә күчеп саклана. Хәтер дип атала ул.

Якты киләчәгебез өчен башларын салган сугыш каһарманнары, аларның толлары, баһадир ирләр дә тарта алмастай йөкне иңнәрендә сабыр күтәргән тыл хезмәтчәннәре, иң зур хыяллары туйганчы ипи ашау булган, вакытыннан алда олыгайган сугыш чоры балалары һәркемнең гаиләсендә бар. Бүген районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан 193 ветеран, фашист концлагерьларында тоткын булган 12, "Германия- не җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән 63, Ленинград камалышында калган 6 кеше яши. Моннан тыш, сугышта катнашучыларның толлары 244, тыл хезмәтчәннәре 3860 исәпләнә.

Телемарафонга старт биргән район башлыгы Мәҗит Салихов аларның барысы да игътибар үзәгендә булырга тиешлегенә басым ясады.

- Телемарафоннар уздыру районда күркәм традициягә әверелде. Андый чарадан берсе дә читтә калырга тырышмый. Бигрәк тә пред- приятие-оешмалар белән беррәт- тән гади халыкның активлыгы шатландыра. Бүгеннән башлап рай- оныбызда обелисклар һәм хәтер мемориалларын яңарту эшләре башланды дип саныйбыз, - диде ул журналистларга биргән әңгәмә- сендә.

Эстафетаны башкарма комитет командасы дәвам итте.

Бөек Ватан сугышы елларында илебездә табыла башлаган кара алтын Әлмәтне нефтьчеләр башкаласы, аның халкын данлы итте. Шул дәвер авырлыгын җилкәләрендә күтәргән кичәге солдатлар үз эшләренең чынлыгына, максатларының изгелегенә ышанып тырышканнар. Изгелек җирдә ятмый ул. Шуңа күрә дә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре "Татнефть" ААҖнең рәхмәтен һәм ихтирамын тоеп яши.

- "Татнефть" җәмгыяте бу олы бәйрәм уңаеннан төрле чаралар уздырудан да читтә калмый. Безнең оешмалар тарафыннан районыбызда һәйкәлләр торгызылачак, яңа- лары да төзеләчәк. Әлеге максатларга 9 миллион сум акча каралган. Эш башланды инде, - дип белдерде телемарафонда барлык нефтьчеләр исеменнән чыгыш ясаган компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин.

Турыдан-туры эфирда өч сәгатьлек телемарафон барышында эк- раннар аша үз сүзләрен әйтеп, һәйкәлләр торгызырга саллы өлеш кертүләрен күпләр белдерде. Телевизор караучылар "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында барган акцияне оештыручыларга шалтыратып та, килеп тә үз теләкләрен, фикерләрен җиткерә алды.

Тамашачылар каршында чыгыш ясаган район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов мондый проектның башлангычында торучыларга, аны оештыручыларга һәм сугыш каһарманнары язмышына битараф булмаганнарга олы рәхмәтен җиткерде.

- Без бүген сездән ярдәм сорамыйбыз. Күбебез аңа мохтаҗ да түгел. Ләкин еллар узган саен тирәнәйгән яраларны төзәтү өчен һәрберегезнең игътибары кадерле безгә, - диде ул.

Телемарафон барышында гына да махсус булдырылган фондка 1 миллион 950 мең сум акча күчте. Бу, әлбәттә, соңгысы булмас. Теләге булган һәммә кеше фондка акча күчерә ала. Акция 2015 елның маена чаклы дәвам итәчәк.

Рәдифә НОГМАНОВА Автор һәм Регина Бурцева фотолары

 

Мөхәммәт Мөхәммәтшин,

сугыш ветераны:

- Кирәкле чара. Дәүләт, район җитәкчелегенә рәхмәтемне юллап шуны да әйтә алам: мондый гамәлләр халкыбызның һәм җәмәгатьчелекнең безнең хез- мәткә биргән лаеклы бәясе ул.

 

 

Лилия Гыйниятуллина,

Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы:

- Бирегә юнәлдерелгән акчаны үз ветераннарыбызга тоту кулайрак булмасмы дигән уйлар килгәләсә дә, шәһәр, район белән җыелу ярдәмгә чын-чынлап мохтаҗларны барларга ярдәм итә бит. Мисал өчен, безнең авылда сугышның тере каһарманнары дүртәү генә калды. Аларның бөтенесе дә дәүләт программасы буенча фатирлы булды. Икесе эре оешмаларның хезмәт ветераннары буларак та һәрдаим игътибар тоеп яши. Ә менә икесе колхоз эшчеләре, предприятие таркалгач "хуҗасыз" калды. Ә андыйлар бер бездә генә түгел.

 

Булат Заһитов,

"Россия десантчылары берлеге" төбәкара оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе:

- Мондый чаралар, һичшиксез, кирәк. Буыннар алмашы, патриотик тәрбия дигән төшенчәләрнең чагылышы ул.

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса