Әлмәт таңнары

Буран чыгу ихтималы бар

5 февраль көнне республика территориясендә болытлы һава торышы булачак.

Реклама

Кыскавакытлы кар көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән буран чыгуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12 градус булса, көндез  температура -8..-10 градуска җитәчәк.  Юлларда бозлавык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: