Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биш сум кая китәчәк?

Республика Министрлар Кабинеты күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыруның төбәк программасын кабул итте. Әлеге программага авария торышындагы һәм сүтелергә тиешлеләрдән кала һәммә йорт, шул исәптән Әлмәтнекеләр дә кертелгән. Идарәче компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә шул хакта сүз барды.

Программа быелдан башлап 2043 елгача дәвам итәчәк. Хәер, без инде болай да капиталь ремонт өчен торак мәйданның квадрат метрыннан 5 сум түлибез. Әлеге таләпне үтәү безгә йортка капиталь ремонт ясаганда федераль, республика, җирле бюджетлардан да акча алырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков әйтүенчә, бүген йортларга торак хезмәте күрсәтүчеләр арасында күрсәтелгән сумманы җыймаучылар яки аннан азрак алучылар да бар. Бу капиталь ремонтның яшәүчеләр җилкәсендә генә калу ихтималы булуын аңлата. Квадрат метрына 5 сумнан түләнгән акчалар моңа кадәр республиканың баш инвестиция- төзелеш идарәсендә тупланды. Хәзер капиталь ремонтка акчаларны туплау өчен идарә каршында төбәк операторы, ягъни капиталь ремонт фонды төзелгән. Дүрт чыганакның да күчергән акчалары әлеге фондта җыелачак.

Николай Богданчиков идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре алдына 17 апрельгә кадәр йортларда яшәүчеләр белән очрашу уздыру бурычын йөкләде. Бу капиталь ремонтка акча күчерү ысулын һәм төбәк операторын сайлау өчен кирәк. Очрашу иң беренче чиратта быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда узарга тиеш. Мәгълүм булганча, Әлмәттә агымдагы елда 35 йорт тәртипкә китерелә. Әгәр җыелышта анык карарга киленми яки тавыш бирү өчен кеше җитәрлек түгел икән, алар өчен карарны бер ай эчендә район башкарма комитеты кабул итә.

- Татарстан Республикасының 52 нче законы һәркемгә капиталь ремонт өчен квадрат метрдан 5 сум түләүне йөкли, - дип аңлатты журналистларга торак-коммуналь хуҗалык департаменты директорының производство буенча урынбасары Лилия Бикчәнтәева. - Безнең йорт әле яңа дип булмый. Алар да картая, туза, искерә, ремонт сорый башлый.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса