Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә биналар ремонт сорый

Яңартылган йортларга, биналарга карап күңелләр күтәрелә. Ирексездән: "Әле ярый капиталь ремонт барышында торак йортларның фасадлары матурая", - дип сөенеп куясың. Тышы күркәм биналарга, шул ук кибетләргә кызыксынып керәсе килә. Ләкин әле алар белән беррәттән урамнарны ямьсезләп, төзек кала исеменә күләгә төшереп торучылары да бар. Сишәмбе көнне уздырылган рейд әнә шундый...

Яшерен-батырын түгел, шәһәрдә һәм районда матурлык булдыру буенча максатчан эш алып барыла. Һәрбер оешма-предприятие алдына биналарының тышын, территорияләрен карап тоту бурычы йөкләтелгән. Алар егерме метр радиустагы тирәлекне дә чиста тотарга тиеш. Әлеге таләп шәһәр һәм районны төзекләндерү кагыйдәләрендә беркетелгән. Күпчелек кагыйдәләрне үти. Ә менә икенче берәүләр белән кат-кат сөйләшүләр алып барырга туры килә.

- Һәр оешма биналарының тышкы кыяфәтен эстетик тәртипкә китерергә тиеш. Өстәвенә 1 апрельдән экологик икеайлык игълан ителде. Фасадларны игъланнар элеп бозмасыннар өчен белдерүләр тактасы ясау зарур. Әгәр шартлар тудырылса, мондый күңелсезлекләр кимер иде, әлбәттә. Мин эшмәкәрләрне бу эшкә җитдирәк карарга чакырам. Рекламалардагы лампочкаларны, начар хәлдәге архитектур элементларны алыштырсаң, язын чәчәкләр утыртып, бина яннарын ямьләндереп җибәрсәң, үзеңә дә, сезнең хезмәтләрдән файдаланучыларга да күңелле булыр иде, - диде экология департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә кисәтү ясау юк, турыдан-туры штраф салына. Шәһәрне чүпләүче, ямьсезләүче физик затларга ул 2 мең сумнан 3,5 мең, юридик затларга 200 меңнән башлап, урындагы затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Рейдны Төзүчеләр проспектындагы 37 нче йортта урнашкан "Пятерочка +" кибетеннән башлап җибәрдек. Әлеге кибет биредә күптәннән эшли. Әмма һаман да алтактасы юк. Фасад та ремонт сорый. Бина стенасына төрле белдерүләр эленгән: кемдер фатирга кертә, тун сата, икенчеләр ана капиталын эшкә җигүдә ярдәм тәкъдим итә. Ерак та үтми, каршы якта булган тукталышка күз салабыз. Шулай ук эче игъланнардан чуарланып, пычранып беткән.

Чәчәк белән сәүдә итүче ларек Гафиятуллин урамында да бар. Әгәр алтактасын укымасаң, монда чәчәкләр сатылуына ышанмас та идең - исеме җисеменә туры килми. Чәчәк кибете матур биналы, әйләнә-тирәсе яшеллеккә күмелгән урын булырга тиештер кебек. Мисал өчен, Гадел хөкем йорты каршындагысы сыман. Ә монда каралмаган бина. Аның дәвамы булган тукталыш павильоны да игътибар сорый.

Күптән түгел генә Нефтьчеләр урамындагы 29 нчы йортта махсус киемнәр кибете ачылды. Мондый сәүдә нокталары кирәк, әлбәттә. Тик менә тышкы ягы безне аптырашта калдырды - бина кырые чүп-чар белән тулган, стенадагы штукатур купкан, ә ишектән керү урынында төзелеш аскуймалары салынган. Аяк астына карап атламасаң, имгәнүеңне, яки үкчәң кысылып калуын көтеп тор.

Мисалларны күп дәвам итәргә була. Әмма йөрәкне иң әрнеткәне әле генә ремонт ясалган фасадлардагы теләсә нинди язулар, төшерелгән рәсемнәр булды. Ә бит бу урыннарны буяу өчен төсләрне кабат сайлау җиңел түгел. Әти-әниләр дә шушы хакта уйлансын һәм балалары белән сөйләшүләр алып барсын иде. Чөнки уку елы тәмамланырга да күп калмады, димәк, балалар үз иркендә калачак, рәхәтләнеп урамнарга уйнарга чыгачак. Аларның нәкъ менә фантазиягә бай чагы.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса