Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхет түгәрәк булсын!

1993 елдан башлап ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлмәт муниципаль районында да әлеге дата һәр елны истә калырлык итеп оештырыла. Шәһәр паркында быел да рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Әлмәт муниципаль районында 18 яшькә кадәрге балалары булган 24345 гаилә яши, аларда 40209 бала тәрбияләнә. Күпбалалы гаиләләр саны бездә 1239, инвалид бала тәрбияләүчеләре 572, опекага алган 268, тулы булмаган 516 гаилә исәпләнә. Бәйрәм тантанасына авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләр, иганәчеләр дә чакырылган иде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Г.Хәйруллин әлеге күркәм бәйрәм белән котлап, гаиләнең һәр кеше өчен иң мөһим нәрсә булуын ассызыклады, шәһәр һәм район җитәкчелегенең "Татнефть" ААҖ белән берлектә сәламәт гаилә җәмгыяте формалаштыру, матди һәм рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, яшь буынны лаеклы алмаш итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыруны дәвам итүләрен билгеләп үтте. 2012 ел дәвамында аз тәэмин ителгән, күпбалалы, опекун, инвалид балалар тәрбияләнгән һәм башка авыр хәлдә булган гаиләләрне социаль яклауга федераль һәм республика бюджетыннан 44 миллион 214 мең сум акча тотылган. Җирле бюджет та ярдәменнән ташламый. Аның тарафыннан 257 мең 853 сумлык ярдәм күрсәтелгән инде. Гаилә көнендә дә Равил Газнавиевич авыр тормыш ситуациясендә калган биш гаиләгә район Советы һәм башкарма комитетының бүләген - көнкүреш техникалары тапшырды. Кер юу машинасы белән бүләкләнгән Гайнетдиновлар гаиләсенең дә шатлыгы һәм рәхмәте иксез-чиксез булды.

Күпбалалы Куркиннар гаиләсе дә сәхнәгә чакырылды. Аларга Н.С.Куркина хезмәт куйган "Витязь" каравыл агентлыгы бу көнне 4 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте. Оставновлар гаиләсе дә ярдәм тоеп яши. Гаилә башлыгы эшләгән "Сервис НПО" ҖЧҖ узган ел торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә булган бурычларны каплауга 100 мең сум, балалар бакчасына 11600 сум акча биргән. Гаилә көне уңаеннан оештырылган тантанга да буш кул белән килмәгәннәр. Бу юлы алар микродулкынлы мич һәм кухня кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Казандагы "Газпромбанк"ның Әлмәт филиалы" өстәмә офисы да биш бала тәрбияләүче Кузьминнар гаиләсенә саллы бүләк ясады. Автомат кер юу машинасы хәзер хуҗабикәнең эшен күпкә җиңеләйтәчәк. Игелеклек акциясендә "Елховнефть" идарәсе, "Алнас" ААҖ, Әлмәт икмәк заводы, "ГУАД" МУП, шәһәр паркы, "Автотранстехника" ҖЧҖ, "Мадам Лили" чәчәкләр салонының да катнашуын әйтеп үтәсе килә. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең проблемаларына битараф калмаган предприятие-оешмаларга рәхмәттән башка сүз юк, әлбәттә.

Мәгълүм булганча, быелның апрель аеннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакировның "Кайгырту" хәйрия фонды эшли башлады. Аз вакыт узуга да карамастан, фонд байтак кына кешегә булышлык күрсәтергә өлгерде. Фонд директоры Г.Ә.Миңнеханова Гаилә көнендә авариягә юлыккан Влад Яковлевны дәвалауга 50 мең сум акча тапшырды. Борһановлар гаиләсе балаларының да зур уенчыкларны күреп сөенечләре чиктән ашты. Сүз дә юк, чиктән тыш матди кыенлыклар кичергән, авыр хәлдә булган гаиләләр болар белән генә чикләнми. Предприятие-оешмалар киләчәктә дә изге гамәлләр кылуларын дәвам итәр дип ышанасы килә. "Татмедиа" ААҖ филиаллары булган "Әлмәт таңнары", "Знамя труда" газеталары һәм АРТВ да балалар шифаханәсендә тәрбияләнүче гаилә назыннан мәхрүм ителгән сабыйларга кием-салымнар җыеп ярдәм оештыра. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр нәни балалар өчен әйбәт кием-салымнарны редакцияләргә китерә ала.

Тантанада никахларына 30 һәм аннан артыграк ел булганнар да билгеләп үтелде. Ә үзешчәннәр Гаилә көненә җыелучыларга иң матур җырларын яңгыратты. Ахырдан балалар уен мәйданчыкларына юл тотты. Биредә аларны кызыклы уеннар һәм призлар көтә иде.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250