Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Универсиада утын әлмәтлеләр каршы алачак

21 июнь көнне Универсиада уты Әлмәткә килеп җитәчәк.

Нефтьчеләр башкаласына Казанда үткәреләчәк 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы - Универсиада уты килеп җитәчәк. Ут эстафетасы 17 сәгать 30 минутта Әлмәт дәүләт нефть институты мәйданчыгыннан старт ала. Факел йөртүчеләрнең маршруты Ленин урамының буеннан-буена үтәчәк, аннан Төзүчеләр проспекты буйлап барып Нефтьчеләр мәйданында төгәлләнәчәк. Нәкъ менә шушы урында калабыз җитәкчеләре, спортчылар һәм абруйлы кунаклар катнашында Әлмәттә Ут касәсен кабызу тантанасы булачак. Әлмәтлеләрне кабатланмас күңелле бәйрәм тамашалары көтә!

Шулай итеп, 21 июньдә 17 сәгать 30 минутта Сез уникаль вакыйгада катнаша һәм Универсиада утыннан кабызылган касә фонында фоторәсемгә төшә алачаксыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса