Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – Студентлар көне

Бүген, 25 гыйнварда студентлар үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1755 елда нәкъ менә шушы көндә император Елизавета II Мәскәү университеты булдыру турындагы указны имзалаган. Хәзер ул Татьяна көне буларак бәйрәм ителә.

Әлмәттә бүген дистәдән артык югары һәм урта махсус уку йортында йөзләгән студент белем ала. Замана яшьләре укудан тыш башка өлкәләрдә дә үзләрен сынап карарга өлгерә: кемдер җыр-биюдә казанышлар ясый, икенчеләр фән олимпиадаларында җиңүләр яулый, өченчеләр спортта үзләрен күрсәтә, иҗат белән шөгыльләнүче егетләр-кызлар да араларында байтак.

Бүген Татьяна көнен һәр уку йорты студентлары үзләренчә уздырачак. АГНИда шаулап-гөрләп студентлар балы булыр дип планлаштырыла. Булачак нефтьчеләр шаян чыгышлар, концерт номерлары, кызыклы бәйгеләр әзерләгән икән. Музыка көллиятендә белем алучылар да җомга кичен күңелле мәдәни чара - "Күңелле студентлар концерты" белән үткәрәчәк. Алар бүгенге иртәне һәр студентка төсле шарлар өләшү һәм бәйрәм рухы тудыру белән башлап җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250