Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышында катнашкан өч ветеранда кунакта булды, аларны туган көннәре белән котлады

Шәйдуллина Рәисә Зәки кызына 15 июньдә 90 яшь тулды.

Ул Әлмәт авылында туган, 1943 елның февралендә фронтка киткән, Волхов фронтында 127нче аерым ротада хезмәт иткән. 1944 елның ноябрендә демобилизацияләнгән. Сугыштан соң Казанда кооператив техникумын тәмамлаган, пенсиягә чыкканчы "Экосервис" ААҖдә баш бухгалтер булып эшләгән. Ире Ярулла Шәйдуллин белән 49 ел торып, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

- Шәһәр кешеләре исеменнән һәм шәхсән үзем сезне ихлас күңелдән котлыйм, - диде район башлыгы. Рәисә Зәки кызын шулай ук "Экосервис" ААҖ җитәкчелеге дә тәбрикләде.

Иванов Сәлим Ялеевичка да 15 июньдә 90 яшь тулды. Ул Башкортстан АССРда туган. Фронтка 1942 елның августында киткән, Украина фронтында Харьков юнәлешендә гади укчы булып хезмәт иткән. 1945 елда демобилизацияләнгән. Сугыштан соң өйләнгән, хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. 5 оныклары, аларның 2 баласы бар. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый, аннары, Әлмәткә күчеп, СМУ-47дә механизатор булып эшли.

Сәмигуллин Галимулла Нәгыйм улына 13 июньдә 88 яшь тулды. Ул Буа районының Аксу авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1943 елның декабреннән катнашкан, Ерак Көнчыгыш фронтында укчылар полкында автоматчы булган. Сугыштан соң гаилә корган, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. УМР-2дә слесарь булып эшләгән.

Район башлыгы ветераннарның өчесенә дә РФ президенты исеменнән котлау хатлары, район башлыгының рәхмәтен, шулай ук чәчәкләр, җылы юрганнар тапшырды. Ветераннар исеменә иң изге теләкләр юлланды, иң мөһиме - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын көр күңел белән каршылау теләге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250