Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәткә республиканың 9 районының муниципаль хезмәткәрләре җыелды

Калабызда 4-5 октябрьдә муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасының зона этабы үткәрелә.

Муниципаль хезмәткәрләр спортның җиде төре буенча көч сынашачак. Болар - волейбол, мини-футбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат.

Спартакиаданың зона этабын ачу тантанасында Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты. Ул һәркемгә уңышлар теләде, калабызда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләрен булуын җиткерде. Быел Әлмәт үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Командаларга юбилей уңаеннан чыгарылган китаплар бүләк ителде.

Үзешчәннәребез дә концерт номерлары белән көч сынашырга килүчеләрне рухландырып җибәрде.

Бүген шәһәр стадионында, "Юбилейный" Спорт сараенда, футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында бадминтон, җиңел атлетика, мини-футбол, волейбол буенча ярышлар уза.

Ирина Апачаева

Автор һәм Людмила Воронина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250