Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәт күлендә ярышлар узды

Әлмәткә су-мотор спортчылары җыелды.

Менә дистә елдан артык инде аквабайк буенча Россия кубогына ярышлар нефтьчеләр башкаласында уздырыла. Хәзер дә шәһәр күле илебезнең төрле почмакларыннан килгән спортчыларны кабул итте. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде. "Динамо" спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Салават Гайсин су-мотор спортына теләктәшлекләре өчен район башкарма комитетын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Быел ярышта катнашучылар арасында үсмерләр күп иде. Монда "Динамо" җәмгыятенең өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Аның тарафыннан шәһәрдә су-мотор спортының аквабайк классы буенча мәктәп ачылды. Кызларны һәм малайлар белән Вячеслав Колотовкин шөгыльләнә. Мондый мәктәп Россиядә икәү генә - Мәскәүдә һәм Әлмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса