Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең өчен чит кайгы юк

Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри диләр. 6 июль төнендә Краснодар өлкәсенең берничә районы көчле яңгырдан соң ташу астында калган иде. Биш меңнән артыграк йорт (башлыча бер катлы шәхси өйләр) су астында калды, 22 мең кеше зыян күрде, 171 кеше һәлак булды.

Шушы уңайдан 9 июль Россиядә матәм көне буларак игълан ителде, федераль хөкүмәт һәлак булучыларның туганнарына икешәр миллион һәм зыян күрүчеләргә унар мең сум күләмендә акчалата компенсацияләр түләү турында карар кабул итте. Илнең төрле төбәкләрендәге төрле милек формасындагы оешмалар да, аерым шәхесләр дә бәладә калучы Краснодар өлкәсе халкына ярдәм кулы сузды.

Татарстан нефтьчеләре дә әлеге вакыйгадан читтә калмадылар. "Татнефть" Компанияләр төркеменә керүче предприятиеләрнең йөз мең кешене берләштерүче зур коллективы исеменнән 90 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм тупланды. Алар барысы да табигать стихиясеннән зыян күрүчеләр өчен беренче чиратта кирәкле нәрсәләр: пластик шешәләрдә эчә торган сыйфатлы су, мендәр-юрган, ятак җәймәләре, эчке киемнәр һәм өс киемнәре. Зыян күрүчеләргә озакка сузмый торак йортларын торгызу яки яңаларын салу белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Шуңа күрә гуманитар ярдәмдә махсус эш киемнәре дә бар. Шунысы да игътибарга лаек, Краснодар өлкәсенә җибәреләсе барлык кирәк-ярак та нефть төбәге предприятиеләрендә җитештерелгән.

12 июльдә "Татнефтеснаб" идарәсенең Бөгелмә базасыннан 5 авыр йөк машинасыннан торган автопоезд ике мең чакрымлык юлга кузгалды. Ерак сәфәр алдыннан "Татнефть-ТрансСервис" идарәче компаниясенең нефть төбәгенең төрле шәһәрләрендә урнашкан автопредприятиеләреннән килгән икешәр кешелек экипажлар белән тагын бер кат инструктаж үткәрелде, мобиль элемтә чаралары тикшерелде, маршрут аңлатылды. "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин Компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм барлык нефтьчеләр исеменнән юлга чыгучыларга хәерле юл, исән-имин йөреп кайтуларын теләде. "Сезгә аеруча җаваплы һәм абруйлы миссия йөкләнде - сез бәлагә тарыган Краснодарлылар янына "Татнефть" илчеләре булып барасыз, уңышлар юлдаш булсын",- диде ул.

"Татнефтеснаб" идарәсенең Бөгелмә базасы бүлек башлыгы Валерий Касатов юлга чыгучыларга мөрәҗәгать итеп: " Без барыбыз да бу фаҗига турындагы хәбәрне авыр кабул иттек,- диде. - "Татнефть" бервакытта да бәлагә таручылардан читтә калганы юк. Компания җитәкчелеге дә, хезмәт коллективлары да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Бүгенге чара моның ачык мисалы. Безнең ярдәмне анда көтәләр. Һәм без бу гуманитар ярдәмне иң кыска вакыт эчендә урынына илтеп җиткерергә тырышырбыз".

Теләкләр теләнде, күрсәтмәләр бирелде, берничә минуттан автопоезд кузгалып китәчәк. Җаваплы маршрут өчен озак еллар эшләп зур тәҗрибә тупланган, башкаларга үрнәк булып торучы алдынгы шоферлар сайланган. Ләкин аларның да бу сәфәр алдыннан дулкынланулары сизелеп тора.

- Миңа Краснодар өлкәсендә еш булырга туры килә, унбиш тапкырлар булганмындыр анда, ләкин бу сәфәр - аерым очрак, безне анда көтәләр, ярдәмебезгә мохтаҗлар, - ди Бөгелмә технологик транспорт идарәсеннән 30 еллык стажлы шофер Михаил Мигачев. - Ярдәмчем белән озак еллар бергә эшлибез, бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз, әйбәт кенә йөреп, безгә йөкләнгән бурычны үтәп кайтырбыз дип ышанам.

Ә Түбән Камадан килгән Илһам Әхмәтшинның исә (шулай ук 30 еллык стажы булган шофер) Краснодар өлкәсенә эш белән беренче баруы икән. "Телевизордан бу хәбәрне ишеткәч, әллә нишләп киттем, - дип искә төшерде ул еракта булган трагедияне. - Кемнәрнеңдер гомерләре өзелгән, икенчеләр якын туганнарын, яши торган йортларын югалткан, бернәрсәсез калган... Аллаһ ярдәменнән ташламасын аларны. "Татнефть" предприятиеләренең табигать гарасатыннан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм әзерләве һәм әлеге йөкне алып баручылар арасында үземнең дә булуым белән горурланам. Кайда гына яшәсәк тә, без бер-беребезгә авыр чакта ярдәмләшеп торырга тиешбез. Адәм баласы башкаларның кайгысын уртаклаша белүе белән аерылып тора. Безнең өчен чит кайгы юк".

Илшат МИНГӘРӘЕВ,

Булат ЗАҺИТОВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250