Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия” партиясе эчендә сайлаулар кампаниясе Әлмәткә килеп җитте.

Бүген драма театрында 196 сайлаучы алдында "Бердәм Россия" партиясенең 15 вәкиле ни өчен нәкъ менә алар депутатлыкка кандидат булырга лаек икәнлекләрен дәлилләде.

Дәгъва белдерүчеләр арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин, нефть-газ чыгару идарәләре җитәкчеләре һәм яшьләр, атап әйткәндә, Россия хокук академиясенең 5 нче курс студенты Регина Шәйдуллина бар иде.

Партиянең сәяси советы билгеләгән регламент буенча һәр кандидат "көрәштәшләре" алдында 5 минут чыгыш ясады. Ни өчен нәкъ менә алар вәкиллекле органга сайланырга тиешелегенә шушы вакыт аралыгында ышандырырга тырышты.

Район башлыгы Мәҗит Салихов чыгышында, төбәкнең икътисади үсештә булуын ассызыклады. Ләкин шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, авыл сәнәгате комплексын үстерү, тулаем төбәк продуктында кече һәм урта бизнесның өлешен арттыру һәм Әлмәттә чистарту корылмаларын яңарту зарурилыгын тануын һәм аның көнүзәк мәсьәлә булачагын искәртте.

"Татнефть" җитәкчесе Наил Маганов бу гамәлен сәясәттә беренче адым дип бәяләде. Республика икътисады үсешенең стратегик әһәмияткә ия предприятиесе "ТАНЭКО" эшчәнлегенә тукталды, "Татнефть" ирешкән казанышларны саклап калу гына түгел, ә аны үстерү өстенлекле бурыч булуын искәртте.

"Сугыш елы балалары проблемаларын законнар нигезендә хәл итү яклы булуын" чыгышында "Нурлатнефть" идарәсе җитәкчесе Илгиз Салихов әйтте.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, очрашудан-очрашуга кандидатларның чыгышлары төгәлрәк, ачыграк була бара. Кайбер проблемаларга фикерләрен үтемлерәк җиткерәләр.

Кандидатлар беллән танышканнан соң сайлаучылар бюллетеннар алып, Дәүләт Советында депутат кәнәфиенә утырырга теләгәннәрне яшерен тавыш бирү юлы белән сайларга юл тотты. Кагыйдә буенча сайлаучы беркем өчен дә тавыш бирмәскә, шулай ук берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирергә хокуклы.

Мәгълүм булганча, праймериз 2 апрель көнне Түбән Камада старт алды. Ул 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Партия эчендә узган сайлаулар нәтиҗәсе буенча рейтинг исемлеге расланып, алга таба алар Дәүләт Советының 5 нче чакырылышына сайлауларда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250