Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш казый Әлмәткә делегация алып килде

Әлмәткә Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә Балтач районының укытучылар тәшкил иткән делегациясе килде.

Кунакларны Кичүчат авылы мәктәбендә каршы алдылар. Биредә бөек якташыбыз, галим Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренә таянып эшләнгән ачык дәрес күрсәтелде. Алтынчы сыйныф укучылары галимнең "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәпләре" әсәрләреннән өзекләр укыдылар, якташыбызның иҗатын һәм мирасын ничек белүләрен күрсәттеләр.

"Бер ел элек Әлмәт районы укытучылары делегациясе безгә әхлак дәресләрен укыту буенча тәҗрибә тупларга килгән иде. Мин Әлмәткә берничә тапкыр килеп, сездә бу юнәлештә эш башланганны күреп сөендем һәм үз районым укытучыларын сезгә алып килергә булдым. Бергә эшләгәндә нәтиҗәгә ирешербез. Киләчәк буынны тәрбияләү - иң саваплы эш һәм ул озакламый үз җимешләрен дә бирәчәк", - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев ачык дәрестән соң.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде. Җәлил хәзрәт Фазлыев көндезге бүлектә укучы шәкерт егетләр белән аралашты, аларга нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов кунакларны шәһәребезнең үзәк мәчетендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә малайлар өчен оештырылган "Тәхфиз" Коръән ятлау мәктәбе белән дә таныштырды. Кунаклар Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә дә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса